ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2019 ел
җомга

Бүген Теләче 2нче балалар бакчкасында патриотик тәрбия бирү максатыннан, физкультура тәрбиячесе Хәбирова А.Р.  “Аҗаган” бәйрәмен үткәрде. Балалар командаларга бүленеп төрле уеннарда көч сынаштылар.  Уен бакча ишегалдындагы  әзерләнгән каршылыкларны җиңүдән башланып китте, ә аннан соң балалар  кар астына яшерелгән сюрпризлы “мина”ларны эзләделәр һәм тапкан һәрберсен чыр-чу килеп “штабка” илтеп тапшырдылар. Иң сонгы этап – флагны эзләп табу иде, балалар махсус карта ярдәмендә флагны эзләп таптылар: нәтиҗәдә дуслык җиңеп чыкты. Бәйрәм бик  кызыклы һәм күңелле үтте. Башка төркемнәрдә тәрбияләнүче сабыйлар да бу уенны да бик сөенеп күзәтте, алар  өйрәнеп, көч биреп тордылар.“Аҗаган” тәмамлангач, җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Әбде авыл китапханәсендә «Сезнең өчен, эрудитлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде, ул төрле сорауларга җавап бирергә ярдәм итәчәк, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне киңәйтәчәк. Күргәзмәдә төрле белем өлкәләре буенча энциклопедияләр тәкъдим ителгән. Һәркем үзе өчен кирәкле, китаплардан алынган мәгълүматны табар дип өметләнәбез.

Форумда Теләченең 3нче балалар бакчасы мөдир урынбасары Сафина Е.В. катнашты.

 EDU Russia «Россия мәгарифе " форумы- Россия төбәкләре өчен, белгечләренә иң яхшы тәҗрибәне тапшыру, хәзерге заман мәгарифе буенча актуаль мәсьәләләр буенча карарлар эзләү максатыннан оештырылган мәйданчык булып тора . Форумда «Шатлыклы балачак» яки мәгарифтә уен алымнары» кебек темалар яктыртылды, шулай ук «Мәктәпкәчә белем бирүнең яңа сыйфаты»исемле дискуссия дә булды.

28 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә, районнан килгән вәкилләр, Кече Кибәхуҗа җирлеге башлыгы, өлкән яшьтәге авыл активы катнашындагы чираттагы очрашу узды. Чарада катнашучылар белән авыл тарихынында узләреннән зур өлеш керткән һәм тирән эз калдырган якташларыбыз турында фикер алышулар, “Гасырлар кичкән тарих”  дип исемләнгән күргәзмәдәге материаллар белән танышу булды.  Проект турында һәркем үзенең фикерен җиткерде.

27 февраль көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә татар әдәбияты классигы, язучы һәм драматург Шариф Камалның тууына 135 ел тулу уңаеннан, "Аның әсәрләре бүген сәхнәдә" дигән темага китаплар күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә шулай ук язучының тормыш юлы, әсәрләре белән дә танышырга була иде.

Шәриф Камал 1884 елның 27 февралендә Пенза губернасы Инсар өязе Пешлә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Татар әдәбияты тарихында Шәриф Камал – иң башлап кыска хикәя – новеллалар остасы буларак танылган язучы. 1906 елда “Аваз” шигырьләр җыентыгын бастыра. “Акчарлаклар” (1914). 1928 – 1934 елларда драма әсәрләре иҗат итә. “Ут” (1928), “Козгыннар оясында” (1929), “Таулар” (1931), “Томан арты” (1934). Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шәриф Камал иҗаты” исемле китап күргәзмәсе куелды. 1940 елда Шәриф Камал әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ленин ордены белән бүләкләнә, “ТАССРның мактаулы җәмәгать эшлеклесе” исеме бирелә. 

2019 елның 5 мартында 11.00 сәгатьтә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Павлов Сергей Вячеславович гражданнарны, бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кабул итә.

Шул уңайдан, "Батырлыкка 30 ел, истәлеккә 30 ел" дип исемләнгән республика күләм конкурс игълан ителде. Иске  Җөри авылы китапханәсе дә бу конкурска кушылды һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

28 февраль һәм 1 март көннәрендә мәгариф хезмәткәрләре «Казанэкспо» да булдылар, анда “ Россия мәгарифе” халыкара мәгариф форумы ачылды. Аның эшендә РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Ворлдскиллс Россия» профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы «Берлеге генераль директоры Роберт Уразов, TCI Network Халыкара ассоциациясе президенты Мерет Даниэль Нильсен, Microsoft компаниясенең стратегия һәм цифрлы укыту буенча директоры Кати Тиайнен катнашты, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко һәм башкалар катнашты.

2019 нчы елның февраль аенда балалар бакчалары арасында (балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре) “Безнең гаилә юл хәрәкәте кагыйдэлэрен үти” дигән темага иң яхшы фотоколлаж бәйгесе булып узды. Бәйгегә 16 балалар бакчасыннан 57 эш килгән иде.   

    27 нче февраль көнне бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр булып Теләченең №1, №2, №3, Иске Җөри, Лесной, Шәтке, Үзәк, Олы Нырсы балалар бакчалары танылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International