ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 27 февралендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә физика укытучылары өчен " Физика фәне  буенча Бердәм Дәүләт Имтиханнары  биремнәрен чишү аша укучыларның метапредметлы компетенцияләрен формалаштыруның методик алымнары " темасына семинар узды. Семинар кысаларында 8 нче сыйныфта укытучы Хөснуллин Илгиз Миңнуллович  "Электр тогының эше һәм егэрлеге"дигән темага ачык дәрес күрсәтте.Информатика укытучысы Зиннәтова Зөһрә Рифкатовна «Крестиклар –ноликлар» дигән класстан тыш чара әзерләде . Шулай ук укучыларны БДИга һәм ОГЭга әзерләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар . Семинар бик нәтиҗәле үтте, укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

27 февраль көнне өстәмә белем бирү педагоглары Бава Зилә Рафаил кызы, Шаипова Раъно Исам кызы һәм Касимова Ләйлә Илмаз кызы “Театр һәм хореография сәнгате өлкәсендә сәнгать белемен үстерүнең инновацион юлларын кулланып укыту-тәрбия процессын камилләштерү”  белем бирү стажировкасында катнаштылар.

Чара Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында узды.

Акциянең максаты-ата-аналарны, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм киң җәмәгатьчелекне БДИ үткәрү тәртибе белән таныштыру.

Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына рус теле буенча БДИ узарга тәкъдим ителде.

Акциядә район мәктәпләреннән 10 ата-ана катнашты. Катнашучыларга җентекле инструктаж үткәрелде: бланкларны тутыру формасы белән таныштылар һәм эшне башкардылар.

Ата-аналарның БДИны оештыру һәм үткәрү барышыннан яхшы тәэсир калды.

2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елга кадәр Татарстан Республикасында эксперимент уздыру максатында "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы кертелде.

             Яңа режимны кертунен топ максаты, физик затларга узлэре иялэшкэн мохиттэ отышлы, шул ук вакытта гади һәм уңайлы режимны кулланып  легаль һэм закон тэлэплэренэ туры китереп эш алып баруны тэемин иту тора. Салым тулэучелэргэ льготалы махсус салым режимы, сатып алучылар, салым инспекциясе белән барлык исәп-хисапларны "Минем салым" мобиль кушымтасын файдаланып онлайн эш алып бару тэкъдим ителэ."Минем салым " мобиль кушымтасы Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылды һәм ул салым инспекциясенә бармыйча да салым органнары белән барлык хезмәттәшлекне дә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

2019 елның 25-28 февраль көннәрендә Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе предметлары буенча күнекмә тесты үткәрелде. Катнашучыларның гомуми саны 443 кеше тәшкил итте. Нәтиҗәләр эшләрне эшкәрткәннән соң билгеле булачак.

Әлеге олимпиадада Алан  урта мәктәбенең  9 сыйныф укучысы  Гыйлманова Мәликә  (укытучысы Хасанова  Альбина Мөбәрәкҗановна) һәм  Олы Нырсы  урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хәлилова Алия (укытучысы Хәлилова Лариса Ринатовна) катнашты.  Аларга Мәгариф һәм фән министрлыгының  сертификатлары  бирелде.

Без буген  Шәдке балалар бакчасында ,зурлар төркеменә йөрүче балалар белән  аш пешерү булмәсенә экскурсия ясадык. Балалар узләре ашый торган тәмле ашларның,боткаларның кайда пешүен күрделәр, повар  Гөлнирә апалары аларга тәмле ризыкларны ничек пешерүен аңлатып китте. Балалар чиста – пөхтә аш булмәсеннән бик шатланып кайттылар.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 28 февраль көнендә Югары Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны Кәримуллин Мәгсум Кәримулла улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәгсум абыйга, Теләче муниципаль район башлыгының урынбасары Айрат Фатхуллин, Россия  Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Алар өчен «Күп белергә теләсәң энциклопедия белән дуслаш» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны энциклопедия төрләре, сүзлекләр һәм аларны куллану кагыйдәләре белән таныштырды.

Чарага халык медицинасын яктыртучы китаплар, дару үләннәрен җыю календаре, буклетлардан торган күргәзмә әзерләнде, аңа күзәтү ясалды. Китап укучыларга буклетлар таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International