Шул уңайдан, "Батырлыкка 30 ел, истәлеккә 30 ел" дип исемләнгән республика күләм конкурс игълан ителде. Казаклар авылы китапханәсе дә бу конкурска кушылды һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ниһаять, күптән көтелгән яз килде! Ә аның белән бергә язның беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне! Бу бәйрәмалдыннан безнең балалар бакчасында төрле эшчәнлек төрләре оештырылды. Балалар,бәйрәм иртәләрендә яраткан әниләренә, әбиләренә, апа-сеңелләренә башкарыр өчен,шигырьләр, җырлар, биюләр һәм шаян сценкаларөйрәнделәр.Әмма иң мөһиме, балалар бик тырышып якыннарына үз куллары бүләкләр әзерләделәр.Әниләр дә сынатмый, балалар өчен кызыклы сюрпризлар әзерли!
Бу альбомда авылларыбызның тарихы, китапханә тарихы, авылыбызның күренекле кешеләре турында язмалар урын алды. Шулай ук бу альбомда борынгы гореф – гадәтләребез, йолаларыбыз күрсәтелде.
27 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында татар язучысы-прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы Шәриф Камалның тууына 135 ел тулу уңаеннан, "Чын язучыларның тормышы – халык тормышы" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәчеләр китап укучыларны Шәриф Камал иҗаты белән таныштырдылар һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.
Укучылар белән берлектә язучының "Уяну", "Буранда", "Авыл мөгаллиме", "Бәхет эзләгәндә", "Акчарлаклар", "Матур туганда" әсәрләренә һәм тормыш юлына күзәтү үткәрелде. Ш. Камал гасырлар башындагы күренекле вәкилләрнең берсе, тарихның борылыш чоры шаһиты, татар әдәбиятына яңа темалар, яңа геройлар һәм хезмәт кешеләренең образларын беренчеләрдән кертүче булып таныла.
Республика балалар китапханәсенең "Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел" дигән иҗади конкурсында катнашып, балаларга һәм яшүсмерләргә патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча зур эш башкарганы өчен Күкчә авыл китапханәсе рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Балалар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Шундый гади һәм нәфис хатын-кыз төрле һөнәрләргә ия: Башкортстанда яшәгән чорда ул Нефтекамск автосамосваллар заводында слесарь, мастер, инженер - конструктор; аннан «Башнефтепромстрой» җитештерү идарәсендә техника кабинеты башлыгы булып эшли, 1987 елдан шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыятенә җитәкчелек итә.
Каждую неделю мы пишем о людях, открывших свое дело на селе, семейных фермах и молодых предпринимателях, крепко стоящих на ногах, и занимающихся любимым делом. Один из таких людей — виноградарь Александр Зверев, который на своем участке в 25 соток выращивает 100 различных сортов винограда.
Балалар белән 18 гыйнвар көнне суган утырттык һәм күзәтүләр алып бара башладык. Ай дәвамында күзәтүләр алып бардык, су сиптек, суганның файдасы турында сөйләштек. Суганның ак тамырлары барлыкка килде, кыяклары күренә башлады.