27 февраль көнне өстәмә белем бирү педагоглары Бава Зилә Рафаил кызы, Шаипова Раъно Исам кызы һәм Касимова Ләйлә Илмаз кызы “Театр һәм хореография сәнгате өлкәсендә сәнгать белемен үстерүнең инновацион юлларын кулланып укыту-тәрбия процессын камилләштерү” белем бирү стажировкасында катнаштылар.
25 нче февральдән 28 нче февральгә кадәр Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль районы мәктәпләренең 9 һәм 11 сыйныф укучылары төп һәм сайлап алу фәннәреннән биремнәр эшләделәр. Сынау йөзеннән үткәрелгән биремнәр чыгарылыш имтиханнарына хәзерлекнең бер этабы булып тора.
20 нче февраль көнне Теләче районында " Балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия бирү өлкәсендә “Иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсының зона этабы булып узды. Зона этабында Биектау, Саба, Питрәч, Теләче районнарыннан район конкурсларының җиңүчеләре катнашты. Балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы буенча, «Кеше тәрбияләргә» республика конкурсының зона этабында педагог- оештыручылар арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе педагог - оештыручысы А.Н. Җиһаншина алды. Котлыйбыз!
Шәдке балалар бакчасында һәр эшнең максаты һәм бурычлары төгәл күрсәтелә. Тәрбияче балаларны прогулкага алып чыкканда түбәндәге максат һәм бурычларны куя: балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик һәм акыл үсешен үстерү, организмны чыныктыру күнекмәләрен өйрәнүне дәвам итү. Саф һавада ял итү авыруларга каршы торучанлыкны ныгыта. Балалар прогулкада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, йөгерәләр. Бу вакытта организмда матдәләр алмашы дөрес эшли, аппетит яхшыра. Баланың үз-үзенә ышанычы арта: кыю, җитез, бик актив була, тормышка карашы үзгәрә. Шуңа күрә дә балалар бакчасындамы, өйдәме балалар белән саф һавада ял итү бик мөһим нәрсә.
Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары дөньяны танып белү процессында төрле экспериментлар үткәрәләр. Безнең бурыч балаларга дөньяны танып белү процессында ярдәм итәргә. Шуны истә тотып без төрле экспериментлар үткәрәбез. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары электроэнергия ничек булганын карадылар Һәм өрелмәле шарны сода ярдәмендә шишә өстенә киертеп тутырып карадылар. Балаларга мондый эш төрләре бик ошады.
Бу - Россия сугышчыларының, борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр туган җиребезне илбасарлардан батырларча саклаган барлык буыннарына безнең хөрмәт билгесе. Безнең Ватан Геройлары хөрмәтенә Иске Җөри авылы китапханәсендә "Ватанны саклау –изге бурыч” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
Үскән саен, балаларның сәхнәләштерү уеннарына кызыкынулары арта. Безнең икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар да, тәрбиячеләре Йосыпова Г.Ф. белән берлектә сәхнәләштерү уеннары аша үзләренең интонацияләрен яхшырту, башка яшьтәшләре белән аралашу осталыкларын арттыру, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләрен өйрәнеп, дуслык җепләрен ныгытып дөньяны, тормышны танырга өйрәнәләр. Сәхнәләштереп уйнау барышында, иң мөһиме - балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә.
Партиянең 18 нче Съездында Партия Уставына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Конференциядә кайбер оештыру мәсьәләләре дә каралды. Беренче чиратта Партиянең Татарстан төбәк сәркәтибе, сәяси совет һәм Президиум составы сайланды. Партиянең Татарстан төбәк сәркатибе итеп яшрен тавыш бирү юлы белән биш елга кабат Фәрид Мөхәммәтшин сайланды.
22 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, "Ватанны саклау ул - изге бурыч" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Бәйрәмнең тарихы совет чоры белән бәйләнгән. 1917 елда Совет хөкүмәте, властьтка килгәч үк, катлаулы хәл алдында кала. Чөнки инде Беренче бөтендөнья сугышы башланган була. Илне дошманнардан саклау өчен 1918 елда Халык комиссарлары советы рәисе В.И.Ленин "Эшче - крестьян Кызыл Армиясе төзү" турында декрет кабул итә. Кызыл Армиягә һәм Кызыл Флотка үз иреге белән илне сакларга теләүче эшчеләр кабул ителә.