Бу сүзтезмә зур илдә СССР исеме белән яшәүче кешеләр тормышына 1979 елның 25 декабрендә керә. 2019 елның 15 февралендә Әфганстан Демократик Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра..." дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Бу дәрес барышында китапханәче Шакурова Гөлия Әфганстанда хезмәт иткән авылдашлар турында сөйләде. Ватанның тугрылыклы уллары буларак үзләренең хәрби бурычларын ахыргача үтәгән һәм үзләрен шәһит иткәннәрне һәрчак истә тоту - исәннәрнең вөҗдан эше.
Фольклор укыйбыз" дигән төбәкара акциядә катнашты. Бу акциянең максаты - үсеп килүче буын арасында милли фольклорны киң пропагандалау. Акция балалар бакчасында узды. Чара башында балалар Халыкара туган тел көне бәйрәм тарихы турында белделәр. Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиштеләр, татар халык әкиятләрен укыдылар, бишек җырларын искә төшерделәр.
Баландыш авыл китапханәсенең актив укучы Рафил Мөхәммәтшин Республика балалар китапханәсенең "Батырлыкка 30 ел, хәтергә 30 ел" дигән иҗади конкурсында катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде.
Балаларда бәләкәй яшьтән үк китапларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләүдә безнең балалар бакчасында зур эш алып барыла. Безнең,Лесной балалар бакчасында,хикәяләр көн дәвамында укыла, төрле сорауларга җаваплар табыла, проблемалы ситуацияләр чишелә. Шулай ук бу эш өйдә дә әти-әниләр тарафыннан дәвам ителә. Балалар китап яратып үсәләр!
Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде.
23 февраль көнне “Батыр” спорт комплексында һәм “Дулкын” бассейнында Теләче муниципаль районы халкы арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дип исемләнгән Россиякүләм фестивальнең 2 этабы үтте. Балалар иҗат коллективы әлеге чарада актив катнашты, методист Гараева Рушания Ринатовна VII баскычта 1 урынга лаек булды.
22 нче февраль көнне Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары һәм безнең ясле бакча малайлары арасында “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе үткәрелде. Бәйге төрле конкурслар, ярышлар һәм җыр бию белән аралашып барды. Ике команда да үзләренең җитезлекләрен күрсәтә алды. Дуслык җиңеп чыкты! Егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз!
В связи с обсуждением в социальных сетях повышения с 1 марта цен на хлеб и большим количеством запросов от средств массовой информации Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан информирует, что держит на контроле ситуацию с ценами на социальные виды хлеба.
Әлеге чара “Әбиемнең күңел сандыгы” дигән сценарий белән ачылып китте. Әңгәмә вакытында авылыбыз тарихын язган, автор Н.Х.Гильмутдинова үзенең китабы, яңа өстәмәләр турында сөйләде. Закиева Савия апа больницада эшләү вакытлары, Хитматова Роза авыл советы буенча үзләре эшләгән чор турында сөйләделәр.
Ежегодно за истекший налоговый период до 30 апреля налоговую декларацию по налогу на доходы физических лиц (форма 3-НДФЛ) обязаны предоставлять в налоговый орган физические лица, получившие доходы: