В соответствии с подпунктом 10 пункта 1 статьи 32 Налогового кодекса Российской Федерации налоговые органы обязаны представлять налогоплательщикам (плательщикам сборов, налоговым агентам) по их запросам справки об исполнении обязанности по уплате налогов, сборов, пеней, штрафов, процентов (далее – Справка).
Ике авыл тамашачысы да безне бик җылы каршы алды.
21 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан, "Тел - рухи дөнья көзгесе" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Бу әдәби кичәдән күренгәнчә, туган телем - татар теленең бөек Тукай, герой - шагыйрь Муса Җәлил, какшамас рухлы Хәсән Туфан, моңнар шагыйре Илдар Юзеев, халкыбызның яраткан язучылары Г.Ибрагимов, Ф.Хөсни, Г.Исхакый, Г.Әпсәләмов, Ә.Еники ,Г.Бәширов, М.Мәһдиев иҗат иткән тел икәнлеге игътибар үзәгенә алынды. Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.
Укучылар ике командага бүленеп китапханәче биргән сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чараныӊ максаты укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү иде. Шулай ук укучылар китапханәдә куелган китап күргәзмәсе белән дә таныша алдылар, туган телебездә матур шигырьләр укыдылар, тел турында мәкалләр әйттеләр. Чара ахыры “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Бу көнне без Ватанны, туган җиребезне саклаучыларга, хәзерге тыныч тормышта авыр һәм җаваплы хәрби хезмәттә булучыларга ихтирам һәм рәхмәт сүзләребезне белдерәбез.
"Рәхмәт сезгә тормыш диңгезендә маяк булган өчен, ир-егетләр!” - Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, оештырылган бәйрәм концерты әнә шулай дип аталды. Авыл яшьләре башкаруында дәртле биюләр башкарылды, хәрби тематика буенча җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Концерт җылы һәм дустанә шартларда узды.
Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. 21 февраль көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Киләчәгем өчен кирәк туган телем” дигән китап күргәзмәсе куелды.
Бу ярышларда тренер-укытучылар Зәкиев Ә.Х., Бәдриев З.Р. җитәкчелегендә Иске Җөри, Үзәк, Олы Мәтәскә урта мәктәпләре укучыларыннан торган егетләр командасы да катнашып, 4 урынны алып кайтты.
1 урында- Бөгелмә
2 урында – Минзәлә
3 урында – Яр Чаллы командалары.
Концертта Алан авыл советына кергән җыр-моңга гашыйк, биюгә оста талантлы авыл яшьләре катнашты.
Китап укучы балаларга бу көннең килеп чыгу тарихы аңлатылды. Туган телебездә матур җырлар, шигырьләр башкарылды.
22 февраль көнне Шәтке авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге, Шәтке урта мәктәбе белән берлектә «Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек» дип исемләнгән тантаналы кичә үткәрделәр. Әлеге кичә Афганстаннан Совет гаскәрләренең чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан оештырылды, 1989 елның 15 февралендә. Әфган сугышы – ватан тарихында иң авыр вакыйга. Кичәгә әфганда катнашкан барлык авылдашларыбыз да чакырылды. 2 сәгатькә якын барган кичәдә әфган истәлекләре сөйләнде, сугыш җырлары җырланды, биюләр башкарылды. Әлеге тантаналы кичә бик күңелле үтте.