Февраль ае Баландыш авыл китапханәсендә патриотик тәрбия бирүгә багышлана Патриотизм – Россиянең көч һәм куәтләренең нигезе, һәм мондый чаралар үсеп килүче буында державалар өчен горурлык тәрбияли, Ватанны саклаган өчен гомерләрен биргән бөтен кешеләргә хәтер билгесе булып тора. Китапханәгә килүчеләр Россия тарихының төрле чорларында Ватанны саклаучылар батырлыгы турында китаплар һәм иллюстратив күргәзмәләрдә күрсәтелгән басмалар белән таныша.
31 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбендә "Иң шәп әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 14 укучы көч сынашты. Әйдаманнарыбыз барысы да конкурска бик яхшы хәзерләнеп килгәннәр, жюрига да нәтиҗә ясау җиңелләрдән булмады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды. Бәйгедән һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китте. Теләче урта мәктәбе укучысы Миләүшә Сәмигуллина “Эрудицияле вожатый” номинациясендә җиңү яулады.
Хөрмәтле әти – әниләр ! 2019нчы елның 1 нче февраленнән балаларыгызны 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар тапшыру башланды.Гаризалар дәүләт хезмәте порталы аша тапшырыла.
31 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Иң яхшы вожатый" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Анда районның төрле мәктәпләреннән укучылар катнашты. Уңган, сәләтле, позитив укучылар балалар коллективы белән идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Заһидуллина Азалия (Җитәкчесе Мөбәрәкшина Ф.Г.) “Иң яхшы күңелле һәм ярдәмчел вожатый» номинациясендә җиңү яулады. Чын күңелдән котлыйбыз!
29 – 31 нче гыйнвар көннәрендә республикабызда татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен татар теленнән үткәрелгән олимпиададан Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 4 нчы сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия (укытучысы Заһидуллина Әлфирә Нургалиевна) призер булып кайтты. Укучы да, аны әзерләгән укытучысы да Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде. Без аларны бу җиңүләре белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!
Аның барышында балалар язучының кыскача биографиясе, шулай ук аның иҗаты белән таныштылар – аның исеме бик уңышлы булган «Малахитовая шкатулка» кебек танылган әсәрләре белән таныштылар.
1 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якташыбыз язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 111 ел тулуга багышланган, "Фатих Хөсни – татар әдәбиятенең якты йолдызы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, китаплар тәкъдим ителде. Фатыйх Хөсни кеше психологиясен яхшы белүче, мастер-новеллист буларак танылган. Аның танылган повестьлары – «Йөзек кашы», (1942), «Җәй башы», (1951), «Авыл өстендә йолдызлар», (1955); «Җәяүле кеше сукмагы», (1959); «Утызынчы ел», (1963); «Еллар һәм юллар», (1956), «Бертуган Таһировлар», (1965).
2018 елның 30 гыйнварында ЮгарыКибәхуҗа авылында урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече гаиләләрнең социаль имин булмаган дәрәҗәсен киметү һәм халыкның иң кискен һәм социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итү максатыннан чираттагы консультатив көн үткәрде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү хокукына бәйле мәсьәләләр, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары, социаль ярдәм күрсәтү чараларын алу тәртибе турында мәгълүмат бирде. Шулай ук участок социаль хезмәте белгече мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә булды. Бу гаиләләргә социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтелде. Халыкка өстәмә рәвештә буклетлар һәм мәгълүмати материаллар бирелде.
Сегодня в Министерстве сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан состоялся ХIX съезд Ассоциации фермеров, крестьянских подворий и сельскохозяйственных потребительских кооперативов Татарстана с участием 177 делегатов из всех муниципальных районов республики.
Открыл мероприятие председатель Ассоциации фермеров Камияр Байтемиров. В своем докладе он отметил, что меры господдержки позволяют фермерам развиваться и наращивать объемы производства продукции. За последние 7 лет на грантовую поддержку в АПК республики направлено свыше 2,6 млрд рублей: начинающим КФХ- 975 млн. рублей, семейным животноводческим фермам - 1 145 млн. рублей, сельскохозяйственным потребкооперативам - 526,6 млн. рублей
Шул уңайдан 31гыйнвардан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Һөнәр - ул кешенең төп эше, шөгыле, хезмәт эшчәнлеге” дигән күргәзмә эшли. Күргәзмә ике бүлектән тора: “Киләчәк – эшче көчләр кулында”, “Татар язучылары һөнәр ияләре турында”. Күргәзмәдә һөнәрләр дөньясы, һөнәрләр тарихы турында файдалы мәгълүмат тупланган китаплар һәм мәкаләләр урын алган.