ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомергә бирелә.Аны кеше гомере буе сакларга һәм кайгыртырга тиеш аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. 

Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөхим.Шул максаттан бүген, ягъни, 31январь көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында балалар табиблары Исмәгыйлова Р.М., Шакирова Л.М., күз табибы Зуфарова Л.Р.,невролог табибы Ихсанов А.А. елга бер тапкыр үткәрелә торган профилактик табиб күзәтүе уздырдылар. Шәфкат туташлары балалардан гомуми анализ алдылар, ЭКГ ясадылар һәм балаларның гомуми сәламәтлекләрен карадылар.

2019 ел  - Россиядә Театр елы уңаеннан, Теләче урта мәктәбендә төрле чаралар башланып китте.  30 нчы  гыйнвар көнне  башлангыч сыйныф укучылары    Каюм Насыйри әсәре буенча “Саламторхан маҗаралары” дигән әкият сәхнәләштерде. Яшь артистларыбыз беренче чыгышлары белән мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучыларын сөендерде. Тамашачылар  аларны көчле алкышларга күмде.

Уеннар аша бала дөньяны танып белергә, матур сөйләшергә өйрәнә, үзен “зурлар тормышына ” әзерли.

 Теләче3 нче номерлы балалар бакчасында  балалар сюжетлы-рольле уеннарны уйнарга  бик яраталар. Балалар бигрәк тә яратып “Шифаханә” сюжетлы-рольле уенын уйныйлар.Алар уенчык җәнлекләрне, курчакларны, тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчесен дәвалыйлар. Медицина наборы ярдәмендә авыртучыны тыңлап карыйлар, температурасын үлчиләр, укол ясыйлар. Шушы уен аша балалар табибка барырга курыкмаска кирәклеген аңлыйлар.

30 января делегация Министерства сельского хозяйства и продовольствия РТ во главе с руководителем Маратом Ахметовым посетила исследовательские лаборатории Казанского университета для определения потенциальных партнерских проектов между университетом и министерством.

2019 нчыелның 16 февралендә Әбде авыл җирлегенең авыл җыены булып узды. ҖыендаТеләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., Татарстан Респуликасы Госсовет депутаты Садыкова Р.Г., район, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыен Әбде авыл җирлеге үзешчәннәре, мәктәп катнашында концерт белән башланды. Әбде авыл җирлеге башлыгы, җитәкчеләр 2018 елга эшләгән эшләренә отчет ясадылар.  

2019 елның 3 гыйнвар   көннендә Үзәк бистәсендә  яшәүче тыл  ветераны  Сафиулов Ривкат Сафиулла улына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Ривкат абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Үзәк  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


3
февраль, 2019 ел
якшәмбе

Барлыгы уеннарда 6 команда, 85 уенчы катнашты. Уеннын нэтижэлэре: Максабаш-Тилэже, счет 1-11, Алан -Мэтэскэ, счет 3:7, Иске Жори-Шэдке, счет 1-3. Баш судья -Мобэрэкшин Ф.М., баш секретарь - Нурсаетов Ф.Ф.

2 февраль көнне “Батыр” спорт комплексында 2003-2006 елгы,  2007 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышта районның 8 мәктәбеннән 94 укучы катнашты. Уеннар нәтиҗәсендә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Әле тәрәзә артында салкын гыйнвар аен булуга карамастан, безнең Теләче 2нче балалар бакчасында язның беренче бәйрәме -8нче мартка әзерлек башланды инде. Балалар тырышып җырлар, биюләр өйрәнәләр, уртанчы төркеме балалары әниләренә бүләк тә әзерли башладылар инде. Алар бу көннәрдә тәрбияче Миләүшә Фәнисовна апалары белән берлектә гөл чүлмәкләренә лалә чәчәкләрен күчереп утырттылар. Хәзер бәйрәм иртәсе җиткәнче, балалар бергәләшеп чәчәкләрнең үскәнен күзәтеп, аларны тәрбияләп торачаклар. Мартка кадәр лаләләр чәчәк атар һәм балалар әниләрен бәйрәмдә чын чәчәкләр белән сөендерер дип өметләнәбез.

Бу котычкыч вакыйга халкыбыз йөрәгендә тирән эз калдырды, зур югалтулар алып килде. Шушы вакыйга уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә, “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дип исемләнгән акция уздырылды: китап күргәзмәсе оештырылды һәм буклетлар ясалды. Көн дәвамында китапханәгә килүче балалар белән сугыш еллары турында язылган әдәби әсәрләр укылды һәм аларга буклетлар таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International