ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

                                                                            

12  нче гыйнварда Теләче  авылы чаңгы базасында чаңгыда шуу чорын ачу унаеннан олылар һәм яшьләр арасында  район  чаңгы ярышлары булып узды.  Теләче урта мәктәбе укучылары  Шәймарданова Алия  1 урынны, Фатхуллина Зарина  2 урынны, Ибраев Ильмир,   Тимерханов Аяз һәм Фатхуллина Фадиля  3 нче урыннарны   яуладылар. Теләче урта мәктәбе  физкультура укытучылары    Салихова Зөлфия һәм Хәкимов Рафил  ярышта 2 нче урынны, Гәтиятов Рәсип 3 нче урынны  алдылар.  Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Тыюлыкны булдыру максатлары, географик урнашу, тыюлыкта яшәүчеләр турында кыскача мәгълүмат тупланган. Шулай ук милли парклар турында да сөйли, анда кабатланмас ландшафт комплекслары, археологик, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр нык бәйләнгән. Шулай ук китап күргәзмәсе буенча күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.

Барлыгы 250 спортчы –Татарстан Республикасы рейтингы лидерлары һәм сайлап алу турларында җиңүчеләр катнашты. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагоглары Алмаз Фоат Улы Җаббаров, Расип Рәшит улы Гатиятов укучылары катнашты.

        Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 12 урынны алды.

Тагын бер мәртәбә өмет – хыялларыңны күңелдән кабатлап, аларның тормышка ашасына ихластан ышану, чыршы тирәсендә җыр- биюләр белән кинәнеп күңел ачу, яңа елның инде чынлап та башлануын тагын бер кат искә төшерә ул. 12 январь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Дуслар җыелган җирдә" дип аталган бәйрәм үткәрделәр. Килгән тамашачылар төрле уеннар уйнап, җырлап – биеп күңел ачтылар.

Мондый төр ярышлар үткәрү районда күркәм гадәткә әверелде.  Мәктәп укытучылары һәм укучылары, пенсионерлар  бу спорт чарасыннан читтә калмаган иде. Иске Җөри урта мәктәбе укучылары Давлетшина Айзилә һәм Сәлимов Булат 1 урынны, ә башлангыч сыйныф укытучысы Н.Р.Бадриева 3 урынны яуладылар. Аларга алга таба да уңышлар телибез!

Быел татар шагыйре  Фатих Кәрим тууына 110 ел  тулды. Теләче урта мәктәбендә бөек татар  шагыйре  Фатих Кәримгә   багышланган дәресләр үтте.  Укучылар  Фатих Кәримнең  тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнделәр.  Татар теле һәм әдәбияты укытучылары    З.Н. Әсәдуллина  һәм Г.Н. Шәяхметова   дәресләре  балаларга  бик ошады.

Дәүләт хезмәтләре Порталы аша эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлау турында хәбәр җибәрә аласыз (gouslugi.ru). 

2019 елның  15 январендә  Олы Мәтәскә  авылы мәдәният йортында Олы Мәтәскә  авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты.  Олы Мәтәскә  авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Валиуллин М.А. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Халык жыены Олы Мәтәскә , Югары Мәтәскә , Лесной бистәсе  мэдэният йортларының узешчэннәре чыгышлары белэн башланып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International