7 гыйнвар көнне, татар әдәбияты классигы, күренекле драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Күкчә авылы китапханәсендә “Иң гүзәл биеклек ”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.
Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Иске Җөри урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вахитова Әлфия Сатлык кызы 2 урынны яулады. Котлыйбыз!
Балалар тәрбияче артыннан аерым сүзләрне әйттеләр, ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыттылар.
11 гыйнвар көнне балалар өчен «Кышның мәзәкләре» дип исемләнгән әдәби чарада катнашып, «рус язучыларының әкиятләре буенча" яңа ел табышмаклары һәм ребусларын тар-мар итеп, үзләренең белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәтү мөмкинлеге булды.
10 нчы гыйнварда Теләче урта мәктәбе укытучысы И.Х.Алексеева, Р. А.Жукова и Р.Р. Шәймарданова “ Ел укытучысы - 2019” бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Укытучылар мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Физика укытучысы И.Х. Алексеева конкурста җиңү яулады. Башлангыч сыйныф укытучысы Р.А. Жукова өченче урынны алды. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!
Барлыгы 7 педагог катнашты. Җиңүче дип Теләче урта мәктәбенең физика укытучысы Алексеева Илсөя Хәмит кызы, «Педагогик дебют» номинациясендә һәм Шармыш төп мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Гарифуллина Алира Рәхимҗан кызы танылды. 2 нче һәм 3 нче урыннарны Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вахитова Әлфия Садык кызы, Иске Җөри урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Жукова Римма Александровна алды.
Барлык балалар бик теләп килделәр, уеннарда кумәк катнаштылар. Бик матур итеп биеделәр, күңел ачтылар. Балалар бик шат калдылар.
Ярышларда Теләче һәм Үзәк мәктәпләреннән 5 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын: Теләче №1 командасы
2 урын: Теләче №2 командасы
3 урын: Үзәк командасы
Җиңүчеләр грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.
Күргәзмәнең исеме “ Фатих Кәрим- Бөек Ватан сугышы шагыйре” дип аталды һәм ул язучының тууына 110 ел тулуга багышланды. Күргәзмәгә язучының китаплары һәм аңа багышланган башка язучыларның китаплары куелды.