ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге бәйрәмдә балалар “Өч дуңгыз әкиятен” сәхнәлештерделәр. Кыш бабай балаларга күп бүләкләр таратты.

Әлеге чарада төрле уеннар, табышмаклар, сынамышлар әйтелде.Бәйрәмнән барлык катнашучылар да канәгать калды.

Әлеге концертта Әбри Хәбриев пародияләр, кызыклы шигырьәр, матур җырлар башкарды.

Кичәдә авыл балалары белән бергә шәһәрдән кунака кайткан балалар да булды. Дискотека уеннар белән үрелеп барды. Балалар кичәдән бик кәнәгать калдылар.

Тамашаны карарга Баландыш авыл халкы гына түгел, ә күрше тирә авыл һәм район халкы да килде. Тамашада төрле җәнлекләр катнашты. Кыш бабай һәм кар кызлары мәйданга аэрочанада килеп халыкны гына түгел, ә район һәм каладан килгән кунакларны да шаккатырды. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды һәм бәйрәм салюты белән дәвам итте.

Театральләштерү тамашасы музыкаль номерлар белән үрелеп барган. Авыл мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары башкаруында концерт номерлары тәкъдим ителде. Катнашучыларның һәр чыгышына да кайнар алкышлар яңгырады.

Бу көнне иң тәмле сыйларны әзерлиләр, бер табын артына җыелалар, кунаклар килә, котлаулар яңгырый, бүләкләр тапшырыла.Үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре  дә бу олы бәйрәмнән читтә калмыйча күңелле итеп бәйрәм иткәннәр.

Чара  кар тавында шуу белән башланды, анда бистә яшьләре чаналы узышлар, карлы уеннар оештырдылар. Аннан соң чара чыршы янындагы клубта дәвам итте. Өлкән яшьтәге халык белән төрле күңел ачу уеннары һәм конкурслар үткәрелде. Бу бәйрәм кичәсендә аларның яшьлеге җырлары яңгырады һәм "Алтылы", "Капкалы" һ.б. уеннар уйнатылды

Яңа елда  лотерея уйнату-балалар өчен күңел ачарга яхшы сәбәп. Үзенчәлекле бүләкләр алырга барысы да хыяллана. 4 январь көнне Айдар мәдәният йортында балалар өчен "Барсы да бүләкле лотерея" уены үткәрелде. Әлеге чара,чыршы тирәли традицион әйлән-бәйлән, яңа ел шигырьләрен укудан башка булмады. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф белән таралыштылар. Залда бер генә бала да бүләксез калмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International