Балаларны Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары күңел ачтырды. Кыш Бабай һәм Кар кызы балалар белән әйлән-бәйлән уйнады, җырлар җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар,табышмаклар чиштеләр. Балалар һәм өлкәннәр актив рәвештә уенга керделәр, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Әлбәттә,Кыш Бабайдан бүләкләр алу балалар өчен зур сюрприз булды. Барысы да канәгать калды һәм йөзләрендә елмаю белән таралыштылар.
30 декабрь көнне балмаскрад, 31 декабрь көнне ял ел концерты, 1 январь көнне авыл хуҗалыгы университеты тстудентлары катнашында “Йөрәк гафу итәрме” дип исемләнгән спектакль, 3 январь көнне балалар өчен күңелле уеннар белән бәйрәм чарасы үткәрелгән.
Театральләштерү тамашасы музыкаль номерлар белән үрелеп барды.Халык күргәннәрне зур кызыксыну белән кабул итте, барлык тамашаларны көчле алкышларга күмде. Авыл мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары башкаруында концерт номерлары тәкъдим ителде. Катнашучыларның һәр чыгышына да кайнар алкышлар яңгырады. Авыл халкы һәм кунаклар өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды.
Бәйрәм кичәсе балалар катнашында әкият, мәзәкләр, күңелле конкурслар, биюләр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнү белән үрелеп барган.
Балаларның кышкы ялларына туры килгән бу бәйрәмне күңелле , истә калырлык итеп оештыру максатыннан, 5 январь көнне Урта Мишә авыл клубында “Хуш киләсең, Яңа ел!”-дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме уздырды. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар һәм җыр-бию программасы белән үреп алып барылды. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратылды.
Кышкы каникулларда Теләче урта мәктәбе укучылары Кыш бабай һәм Кар кызы белән Яңа ел елкасы тирәсендә күңелле уеннар уйнадылар. Елка тирәсендә күнел ачу барсына да ошады. Соныннан балалар мәктәп ашханәсендә коймак белән чәй эчтеләр. Кышкы каникуллар бик күңелле үтә.
“Балачак” курчак театрының кечкенә төркем артистлары тамашачыларга “Сертотмас үрдәк” әкиятен күрсәттеләр.Бәйрәмдә балалар әкият геройлары, Кыш бабай белән очраштылар. Матур шигырьләр сөйләп , җырлар җырлап, чыршы тирәли Кыш бабай белән әйлән-бәйлән уйнап бәйрәмне күңелле уздырдылар.Тамашаның иң күңелле мизгеле лоторея уены да бик мавыктыргыч булды.Мәдәният йорты режиссеры Илсур Низамов,техник персонал Райлә Зиннатова, газ котельнясына ягучы оператор Ильмир Мингазов мәдәният йорты директоры Фәнил Миннекаев тамашаның төп спонсорлары булдылар.