ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәм кичәсе балалар катнашында  әкият, мәзәкләр, күңелле конкурслар, биюләр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнү белән үрелеп барган.

Кичәдә Алан ширкәте директоры Фәсхетдинов Хәбир Нуретдин улы һәм Алан авылы җирлеүзидарә башлыгы Хазиев Әхмәт Габделгазиз улы да катнашты. Алар авылдашларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Кичә җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең концерт өлеше тәмамлангач, лоторея уены булып үтте. Кичәне дискотека тәмамлады.

Чара барышында кызыклы уеннар уйналды. Катнашучылар арасында төрле яшь кешеләренең бердәм булып уйнауларын күрү күңелле булды. Килгән кунаклар алда булачак шундый уеннар турында хәбәр көтәчәкләрен әйтеп таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International