Шуны исәптә тотып, 5 гыйнвар көнне Күкчә авылы клубында, китапханә белән берлектә, балалар өчен “Сагынып көттек ел буе...” дип исемләнгән бал-маскарад булып узды. Чара барышында кызыклы уеннар уйналды, балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бал-маскарад өчен дип махсус төрле костюмнарга киенеп килгән балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм кичәсе балалар катнашында әкият, мәзәкләр, күңелле конкурслар, биюләр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнү белән үрелеп барган.
3 январь көнне Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында өлкән яшьтәге һәм урта буын авылдашлары өчен “Кичке уен” дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткән.
Теләче урта мәктәбе укучысы Киямов Искәндәр кышкы каникулларда бик теләп узенең мәдәни көндәлеген тутыра. Искәндәр “ Укучының мәдәни көндәлеге” республика конкурсының интернет тур җиңүчесе. Җиңүче Искәндәр Республика Яңа ел Елкасында да булып кайтты.
Бәйрәмгә авылга кайткан кунаклар, авыл халкы жыелган иде. Жыр - мон белән берлектә, шигырьләр, уеннар уйналды. Килгән кунаклар бик актив булдылар.
Күргәзмәдә һәркем үзенә кирәк кызыклы китаплар белән танышты.
Галиәсгар Камал оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. 1929 елда “Хафизәләм иркәм” исемле комедиясен яза. “Күзсез мастерлар”, “Өч тормыш”, кебек пьесалары һәм күп кенә шигъри әсәрләре дөньяга чыга.