ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кар бөртекләре - яңа елга иң матур бәйрәм бизәге. Безнең һәрберебез мәктәптә хезмәт дәресләрендә аны ничек яратып кискәнен хәтерли. Һәм һәр укучыга хәзер үткәннәргә кайту һәм иң матур, иң оригиналь «кар гүзәле» ясау мөмкинлеге бар!

Мастер-класста укучылар күңелле иҗат суларына чумдылар! Балалар һәм өлкәннәр дустанә атмосферада кар бөртекләре кистеләр.

Мастер-класста катнашучыларның барысы да зур канәгатьлек, күңел күтәренкелеге һәм искиткеч яңа ел кәефе алдылар!

Ярышларда Теләче һәм Үзәк мәктәпләреннэн 5 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын: Теләче №1 командасы

2 урын: Теләче №2 командасы

3 урын: Үзәк командасы

Җиңүчеләр грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.

Балалар төрле уеннар уйнадылар, матур итеп җырлар җырладылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Кыш Бабай һәр катнашкан балага күчтәнәчләр һәм бүләкләр өләште.

Чара барышында балалар “Крокодил”, “Угадай кто?” дигән күмәк уеннарда катнаштылар. Уеннар тәмәмланганда балалар бик кәнагать калдылар, һәм тагын шундый уеннарда катнашырга теләк белдерделәр.

Бу кичәне үткәрүдә китапханәче бик зур активлык күрсәтте. Бәйрәм чарасы җырлар, биюләр, төрле уеннар, кызыклы чыгышлар  белән бергә үрелеп барды. Лотерея билетлары уйнатылды.Чара бик күңелле үтте, авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.

Казаклар авылы балалары өчен быел дөрестән дә могҗиза булды. Кыш бабай белән кар кызы җигүле атларга утырып килделәр. Балаларга үзләре көткән бүләкләрне, күчтәнәчләр тапшырдылар. Балалар белән төрле уеннар уйнап, чыршы тирәли әйлән – бәйлән уйнадылар.

Әлеге бәйрәмдә балалар “Өч дуңгыз әкиятен” сәхнәлештерделәр. Кыш бабай балаларга күп бүләкләр таратты.

Хәзерге вакытта   экстремизм һәм  терроризм милләт өчен куркыныч тудыра. Яшьләрнең психологик яктан җитлекмәгәннекләре,үз фикерләре  булмаганлыктан, күп кенә каршылыклар китереп чыгару куркынычы бар. Бугенге көндә яшь буынга  бар нәрсәгә дә сакчыл караш тәрбияләргә тиешлеге аңлатылды.

29 нчы декабрь  көнне  Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, Яңа ел кичәсе, Балмаскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды.  Кыш бабай белән  Кар кызы бәйрәмгә килгәч , кичәбез тагы да җанланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурс, ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International