ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

28 нче гыйнвар көнне кичке сәгатьләрдә авылыбызда Чыршы бәйрәме узды.  Үзәк чыршы ачылуда мәктәп укучылыры һәм укытучылар актив катнашты. Авыл эченә, шугалак уртасына  Яңа ел Чыршысы урнаштырылган мәйданда алма төшәрлек тә урын юк иде. Тәүге тапкыр оештырылучы күркәм бәйрәм белән баландышлыларны муниципаль район  башлыгы Илдус Зарипов һәм аның урынбасарлары да котлады.

Каникул чорында  балаларның юлда йөргәндә  куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан , 29 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә юл билгеләре һәм яктылык кайтарткычлар турында дәрес һәм викторина үткәрелде.1-4 сыйныф укучылары викторина сорауларына бик теләп һәм дөрес җаваплар бирделәр. Ахырдан “Яктырт” акциясы кысаларында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яктырткыч значоклар тактылар.

Кышкы каникул чорында балалар иминлеген саклау барыбызның да төп бурычы. Шушы максаттан чыгып Олы Мишә урта мәктәбендә төрле профилактик чаралар үтә. Балаларның кышкы яллары вакытында “ЮИД” отряды Олы Мишә балалар бакчасына кунакка бардылар. Укучыларыбыз нәни дусларына юл йөрү кагыйдәләрен белүнең мөһимлеген аңлаттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International