ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

                                                              

Кадерле балалар һәм әти –әниләр! Яңа ел каникуллары дәвам итә. Каникулларны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү һәркемнең үзеннән  тора. Яңа елда сәламәтлекне дә ныгытып калырга кирәк.Сез ничек үткәрәсез яңа ел каникулларын? Безгә язып җибәрә аласыз.#НовогодниепразникиТСОШ

                                                                     

                                                         

Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурс, ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.

                                                           

Балалар төрле уеннар уйнадылар, матур итеп җырлар җырладылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Кыш Бабай һәр катнашкан балага күчтәнәчләр һәм бүләкләр өләште.

Бәйрәм киче буена тамашачы   күңелле җырлар, дәртле биюләр карап, Кыш бабай күчтәнәченнән авыз итеп, күтәренке күңел белән, Яңа 2019  нчы елны  каршыларга дип өйләренә таралышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International