Конкурста биш хуҗалык катнашты. Жюри билгеләмәләре буенча беренче урынга Хамитовлар гаиләсе лаек булды. 31 декабрь көнне бу җиңүчеләр балмаскарадта Кыш бабайдан бүләк алачак.
29 нчы декабрь көнне Теләче урта мәктәбенең 2 г сыйныф укучылары җитәкчеләре Р.А. Жукова белән Казан шәһәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда Яңа ел тамашасы карап кайттылар. Балалар Яңа ел кичәсендә Кыш бабай һәм Кар кызы белән бик күңелле ял иттеләр .
Моңа юл куймас өчен чаралар күрү – безнең бурычыбыз. 28 декабрь көнне Алан авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, яшьләр арасында “Без терроризмга каршы!” дип исемләнгән чара үткәрде. Илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. Чара ахырында экстремизмга каршы өндәгән искәртмәләр таратылды.
2018 елның 28 декабрь көнендә Сауш авылында яшәүче тыл ветераны Хафизова Сания Сахибутдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Сания апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Узәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2018 нче елда 3 нче саны дөнья күрде. Без анда китапханәдә булган барлык яңалыкларны яктыртабыз.
Китапханәче куркыныч терроризм актлары турында сөйләде, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын искә төшерде, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды.
Бүген, 28 нче декабрь көнне, безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм бакча мөдиренең бик матур бәйрәм котлавы белән башланып китте. Аннары сүз балаларга бирелде. Алар җырлар, биюләр башкарды, шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бүлмә уртасында урын алган бизәлгән чыршыбыз, хуш исләрен таратты, бәйрәмчә кәеф бүләк итте. Күңелле генә тамаша кылганда Кыш бабай да килеп җитте. Ул сәләтләрен күрсәткән балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште. Аннары бергәләп төрле уеннар уйналды. Бәйрәм әниләргә, балаларга , килгән кунакларга бик тә ошады.
Бүген Шәдке балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды. Балалар Кыш бабайга “Сер тотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр Матур җырлар,шигырьләр,биюләр башкарган өчен Кыш бабай балаларга бүләкләр таратты. 2019 ел барлык кешеләргәдә сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык кына китерсен!
Иң тылсымлы, иң көтеп алынган һәм бөтен кешенең дә яраткан бәйрәме – Яңа ел якынлаша! Яңа ел-искиткеч вакыт. Бу әкият һәм өметләр вакыты. Һәр бала балачактан Яңа елны ничек каршы аласың, киләсе елны да шулай үткәрәсең дип ихлас күңелдән ышана. 2018 ел чын-чынлап күңелле һәм истәлекле вакыйгаларга һәм сюрпризларга бай булсын өчен “Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 28 декабрь көнне исәптә торучы балалар белән Яна ел бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм ахырында барлык бала да яна ел күчтәнәче алды.
Яңа ел алдыннан Теләче № 2 балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар янында гадәти булмаган кунак - "Татарстан Республикасы буенча 7 ОФПС " ПСЧ-134 ФГКУ янгын сүндерү бүлегеннән Кыш бабай булды. Кыш бабай балалар янына чанада түгел, ә чын янгын сүндерү машинасына утырып килде! Балалар аны урамда каршы алдылар. Янгын сүндерүче Кыш Бабай аларга Яңа ел белән котлады, һәрвакыт ата-аналарын тыңлауларын, шулай ук сәламәтлек теләде.
Аннан соң Кыш бабай төрле бәйгеләр үткәрде, балалар табышмаклар чиштеләр, Яңа ел җырларын башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Янгын сүндерүче Кыш бабай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бәйрәмнәрендә һичшиксез истә тотарга кирәк булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да искә төшерде. Чара азагында барлык балалар да татлы Яңа ел күчтәнәчләре алдылар.
Балалар үзләре әйтүенчә, алар мондый Кыш бабайны алар беренче тапкыр күрделәр һәм бу аларның күбесе өчен чын сюрприз булды.