Ачы авыл китапханәсе китап укучыларны ""Новогодний карнавал книг" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә чакыра. Күргәзмәдә яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре сценарийлары, шулай ук бәйрәм костюмнарын сайларга, үз куллары белән оригиналь бүләкләр ясарга өйрәтүче китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә бәйрәмгә бик яхшы әзерләнергә ярдәм итәчәк.
Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар
бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар ,уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай һәм Кар кызы
килеп баса. 28 декабрь көнне Иске Җөри балалар бакчасында да“Яңа ел” бәйрәме булып
узды.Нәни дусларны котларга диеп урманнан Кыш бабай,Кар кызы һәм урман җәнлекләре
килделәр. Балалар Кыш бабайга үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, матур җырлар
җырладылар. Ә Кыш бабай исә аларга үзенең күчтәнәчләрен, бүләкләрен өләште. Бәйрәм
бик матур һәм үзенчәлекле булды.
Бүген, 28 нче декабрь көнне, безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында җырлар, биюләр, әкият геройлары белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, гирляндалар, матур итеп бизәлгән чыршы һәм тамаша барышында килгән әкият геройлары Кар бабай, Кар кызы, Куян Һәм Бүре, клоуннар балаларны тылсымлы дөньяга алып керделәр, алар белән шаярдылар, уеннар уйнадылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәсендә җырлар һәм биюләр, әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Барлык балалар да Кыш бабайдан бүләкләр алдылар. Бәйрәмебезне әти-әниләр кулы белән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе булды. Балаларга, килгән кунакларга бәйрәм бик ошады.
27 декабрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Һәрбер проек- иҗат” темасына, әти- әниләрдә проект турында күзаллаулар булдыру, гаилә гадәтләрен формалаштырырга ярдәм итүче психологик- педагогик әдәбият белән таныштыру, әти- әниләр белән балаларның хезмәттәшлеген булдыруда кызыксыну уяту максатыннан әти- әниләр җыелышы үтте.7 сыйныф җитәкчесе Закирова Г.М. мастер- класс барышында әти- әниләргә балалар белән иҗади эшләр башкарырга юнәлеш бирде. Иҗади характердагы җыелышта әти- әниләр актив катнаштылар. Сыйныф җитәкчеләре әти- әниләрне 2 чирек йомгаклары белән таныштырды, кышкы каникул чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча инструктажлар үткәрделәр.
Кичә, 27нче декабрь көнне, безнең Теләче 2нче балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә Яңа ел бәйрәмнәре үтте. Бәйрәм барышында биюләр, җырлар, әкият геройлар белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, гирляндалар, матур итеп бизәлгән чыршы һәм
тамаша барышында килгән әкият геройлары Кар бабай, Леший, Маша һәм Аю балаларны тылсымлы дөньяга алып керделәр, алар белән шаярдылар, уеннар уйнадылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәсендә җырлар һәм биюләр, әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Тамашадан соң барлык балалар да Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләр алдылар.
26 декабрь көнне Ямбулат авыл клубында мәктәп һәм китапханә белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Балалар яңа ел чыршысы" үткәрелде. Бөтен балалар да бик теләп катнаштылар: алар җырладылар, биеделәр, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай, үз чиратында, аларга бүләкләр өләште. Бәйрәмнән бөтен балалар да бик канәгать булып бүләкләр һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.
24 декабрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтендөнья балалар хокукы көне уңаеннан, "Хәрәкәттә - бәрәкәт" дип исемләнгән күңелле уеннар үткәрелде. Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, алар төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Күңелле уеннар барысына да бик ошады.
Шәмнәр, матур итеп бизәлгән гирляндаплар, бенгаль утлары сызгырту һәм салютларның ачык төсләре күптән Яңа ел атрибутларына әверелде. Мандарин һәм чыршы белән беррәттән алар аерым кәеф тудыралар. Шул уңайдан, Шармыш авыл китапханәсендә "Яңа ел куркынычсызлыгы кагыйдәләре» дигән кызыл плакат әзерләнде. Яшь укучылар белән без бенгаль утларыннан ничек файдаланырга, чыршыны ничек бизәргә һәм салютларны ничек ачып җибәрергә кирәклеге турында әңгәмә үткәрдек.
25 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә 9-11 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р.Нәҗипов котлавы белән башланып китте. Директор Р.Р.Нәҗипов укытучыларны һәм укучыларны узган ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе уку елында зур унышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте!