25 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте. Укучыларыбыз бәйрәмдә “ Хуш киләсең Яңа ел!” программасы белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясау, уку алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннар, сюрпризларга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен. Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!
Әлеге киңәшмәнең төп темасы яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү иде.
Узып баручы ел ахырында без нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәкне планлаштырабыз.
25 нче декабрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә Яңа елны китапханә активлары белән бик матур итеп каршы алдылар. Анда “Сердәш " берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Чарада катнашучыларның барысында да бәйрәм кәефе булды. Ә ул дусларча чәй эчү белән тәмамланды.
Әңгәмә уздырдылар, бер ел элек булган бу көнне искә төшерделәр. Балаларны чәй һәм төрле тәм-томнар белән сыйладылар, барысы да бик шат булды.
Чара бик күңелле килеп чыкты, конкурс өчен балалар татлы бүләкләр алдылар. Рәсемнәр арасыннан "Укучыларыбыз иҗаты" дигән стенд ясалды.
Әлеге папка киң катлау китап укучыларга тәкъдим ителде.
Күргәнегезчә, үз куллары белән ясалган кар сыннары - кышкы чорда территорияне бизәү өчен менә дигән вариант. ЯҢА 2019 ЕЛ БЕЛӘН!
Айдар авылы китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре дә үз территорияләрендә кардан сыннар ясап авыл халкына, балаларга матурлык һәм яңа ел рухы бүләк иттеләр. Күңел җылысы биреп ясалган кар сыннары бәйрәм тәмамланганнан соң да яхшы кәеф саклап калырга ярдәм итәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә, 2018 елның август – октябрь айларында IX Бөтенроссия “Россиянең сәламәтлек укытучысы- 2018” конкурсының республика этабы булып үтте. Конкурста Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең физик культура укытучысы Даутов Ришат Гомәрович катнашты һәм “Һөнәри компетенция өчен” номинациясендә җиңүче дип табылды. Котлыйбыз һәм алга таба эшендә уңышлар телибез.
Кыш бабай могҗизасы, Баландыш авыл китапханәсен дә читләтеп үтмәде. 24 нче декабрь көнне, Кыш бабай белән Кар кызы авылның иң күп китап укучыларына, атларга утырып, бүләкләр тараттылыр һәм үзләренең изге матур теләкләрен юлладылар. Мондый матур чаралар, китап укучыларыбызның санын тагын да арттырыр дип ышанып каласы килә.