Бәйрәм алды әзерләнүләр, чыршы бизәү , көтеп алган бүләкләр. Балаларның Яңа ел бәйрәменә карата күп сораулары туа: -Нәрсә өчен чыршыны бизиләр? Кыш бабай чын мы?Кайда ул яши? Бүләкләрен дә үзе хәстәрли ме? Шуңа күрә дә, балачак хыялларны бетермичә, балаларның кызыксыну һәм белемнәрен артырыр өчен, безнең Теләченең 3 нче балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә “Яңа ел калейдоскобы!” дигән смотр-конкурс игълан ителде. Без шуңа бик каты әзерләнәбез. Аны без күргәзмә итеп тә туплый башладык.
Бу проект өстендә эш ел дәвамында алып барылды: авылыбызда яки читтә яшәп тә, туган авылларын, нигезләрен онытмаган, һәр кешегә үрнәк булырлык эшләр башкарган күренекле якташларыбызны барлау буенча, авыл тарихын тагын да тирәнтен өйрәнү буенча түгәрәк өстәл, әңгәмә, очрашулар һәрдаим оештырылып торылды. Китапханәдә проект эшен алып баруда актив катнашучылар белән чәй өстәле артында йомгаклау кичәсе оештырылды: эшләнгән эшләргә йомгак һәм алдагы елга планнар белән таныштылар. Барлык катнашучылар киләчәктә дә проект эшен алып барырга бик теләп катнашырга ризалык бирделәр.
Яңа ел ёлкасына мәдәният хезмәткәрләренең балалары чакырулы иде. Әлеге күңел ачу тамашасы әкият геройлары катнашуында, төрле уеннар һәм бәйгеләр белән үрелеп барды.
Котлау сүзләре белән Әбде авыл җирлеге башлыгы Домолазов Н.М. чыгыш ясады. Ул барлык авылдашларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, чараны оештыручыларга рәхмәтлэрен белдерде һәм Кыш бабай белән чыршы утларын кабызды. Бәйрәмне Әбде мәдәният йорты директоры Рахматуллин Н.Р. һәм авыл китапханәсе мөдире Никитина Н. П. алып барды, алар күңелле уеннар, биюләр, әйлән-бәйлән белән килгән халыкның күңелен ачтылар, конкурсларда катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырдылар, "Задоринка" ансамбле белән җырлар җырладылар. Бәйрәм традицион дискотека белән тәмамланды.
27 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якташыбыз, язучы драматург, публицист, атказанган мәдәният хезмәткәре, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның тууына 91 ел тулуга багышланган "Аҗаганнар уйнаткан әдип" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм “Язгы аҗаган” әсәре буенча буктрейлер, презентация күрсәтелде. Әлеге күргәзмә укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра, анда авторның китапханәдәге барлык әсәрләре тәкъдим ителә.
Мәктәп директорлары укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Конкурс, район олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык сыйныфлар да концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Чара вакытында укучылар әзерләнгән сценарий буенча чыгыш ясады. Мәсәлән Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Бал маскарадны мәктәп педагоглары ачып җибәрде. Алар «Беренче театр»театрыннан өзек күрсәттеләр.
2018 елның 25 декабрендә барлык мәктәпләрдә дә укучылары өчен Санкт-Петербургның Кызыл Гвардия районы сукыр балалар өчен Россиядә беренче һәм иң өлкән уку йорты КК. Грот исемендәге 1 нче гомуми белем бирү интернат-мәктәбе турында документаль фильм күрсәтү оештырылды. Фильмны карагач сыйныфларда әңгәмәләр үткәрелде.