Татарстаннан барган 70 делегат арасында районның "Олимп" яшьләр үзәге белгече Айгөл Имамиева да бар. Форумның төп чарасы 5 декабрь көнне рус эстрадасы җырчылары концерты һәм Рәсәй Президенты В.Путин чыгышы булды.
6 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, Инвалидлар декадасы уңаеннан, «Кеше күңеле гарип була алмый» дигән темага «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән рәсем конкурсы үткәрелде.
2018 елның 5 декабрендә (1803-1873) Ф.И.Тютчевның тууына 215 ел тулды. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсе, язучының шигырьләрен яратучы китап укучылар өчен, “Наш великий русский поэт” дип исемләнгән альбом тәкъдим итә. Әлеге альбомга Тютчевның иҗаты турында мәгълуматлар һәм кайбер шигырьләре тупланды.
5 декабрь көнне район мәгариф бүлегендә "Уен-җитди эш" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләрне ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н., полиция өлкән лейтенанты Каримуллин И.Х, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н. тантаналы рәвештә котладылар. Безнең Теләче 1нче балалар бакчасы бу бәйге нәтиҗәләре буенча III урынга лаек булды. Котлыйбыз!
К концу 2017 года в кадастре содержались сведения о границах 368 населенных пунктов Татарстана. К началу декабря этого года их количество увеличилось до 450 и составляет сейчас 14% от общего числа населенных пунктов в республике. Согласно планам, утвержденным Правительством РФ, в настоящее время в Единый государственный реестр недвижимости уже должны быть внесены сведения о границах 37% населенных пунктов региона. Полностью работа по внесению границ в ЕГРН должна быть завершена к концу 2020 года. Наличие в реестре недвижимости сведений о границах муниципальных образований и населенных пунктов позволяет органам власти вовлечь земельные участки в коммерческий оборот, а гражданам – беспрепятственно использовать участки согласно их целевому назначению. Согласно данным Росреестра, наилучшие показатели по увеличению доли границ населенных пунктов, внесенных в ЕГРН, показали Ненецкий автономный округ – 63% и Ингушетия — 40%.
05 декабрь көнне район мәгариф бүлегендә “Игра- дело серьезное” бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды . Җиңүчеләрне ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н., полиция өлкән лейтенанты - Каримуллин И.Х, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н. тантаналы рәвештә котладылар. Балалар бакчалары арасыннан безнең 3нче номерлы балалар бакчасы - 1 урынга лаек булды .
5 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә “ Яңа федераль дәүләт стандартлары шартларында башлангыч сыйныфларда укытуның актуаль проблемалары һәм заманча алымнары ” темасына республика семинары булып үтте. Семинарда башлангыч сыйныф укытучылары Нуретдинова Г.К., Шәмсетдинова Г.Р., Әскәрова Ф.М., Жукова Р.А., Нигмәтҗанова А.Н. югары дәрәҗәдә ачык дәресләр күрсәттеләр. Җиһаншина А.Н., Хәлилова З.Р. сыйныфтан тыш чараларда балаларның иҗади кунекмәләрен үстерү юллары белән уртаклаштылар. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә Теләче урта мәктәбе директоры Нәҗипов Р.Р., мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова С.Г., Арча педагогия көллияте директоры урынбасары Ягафарова Э. Р., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. катнашты. Республика семинарында Балтач, Арча, Кукмара, Саба һәм Теләче муниципаль районнарыннан башлангыч сыйныф укытучылары тәҗрибә уртаклашты.
Сәнгать мәктәбе җитәкчесе Наилә Галимҗанова “Коррупциягә каршы эш” дигән темага доклад укыды. Коррупциянең торләре билгеләп үтелде. Мәктәпнең өлкән укытучысы Ильяс Исламович үз фикерләрен болай итеп җиткерде: -“ коррупциягәкаршы корәшне, елдан ел кочэйтергә кирәк, безнең илдә бу бик киң таралган, кемнең ниди зур дәрәҗәле эш урыннарында утыруына карамастан ришвәт алган кешеләр җәзага тартылырга тиеш”.
Ачы авылы китапханәсендә "Билгесез солдат - Билгесез герой" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш геройлары турында китаплар, хәтер китаплары, сугыш турында романнар, повестьлар һәм хикәяләр урын алды. Китап күргәзмәсе буенча күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.