ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

5 декабрь көнне инвалидлар көненә багышланган «Делай добро, и оно к тебе вернется» дигән акция белән урамга чыктык һәм безнең авыл кешеләренә инвалидларга, сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ихтибарлы булырга чакырдык. Аннан соң без инвалидлар һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып кайттык. Алар белән яңа кайткан китаплар һәм журналлар турында таныштыру әңгәмәсе үткәрдек.

Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә ”Изге гамәлдә булыйк” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрелде. Бу чараны китапханәче һәм мәдәният йорты директоры оештырдылар.  Авылдагы тумыштан мөмкинлекләре чикләнгәннәр (Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә апалар ) китапханәнең уку залына,чәй табыны артына чакырылдылар. Авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А аларның хәлләре белән кызыксынды. Ахырда апаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Шушы әз генә игътибар да инвалид апаларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.

Декада кысаларында, 4 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсендә ,"Тамчы» берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә чираттагы очрашу үткәрелде. Алар тумыштан  инвалид булган  авылдашларыбызга бүләкләр ясадылар.

Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче әдәбият тәкъдим ителде. Китапханәгә килгән укучылар аның  әсәрләре белән таныша алдылар.

Бу күргәзмәдә аларның күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды. Китапханәгә килгән һәр кеше алар иҗат иткән сувенирларны һүм кул эшләрен сатып ала алачак.

Истәлекле дата исеме билгесез калган, сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган сугышчыларның истәлегенә, батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән

3 декабрь - “Билгесез солдат көне”. Шул максаттан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Билгесез солдат истәлегенә” – китапханә сәгате үтте. Яу кырларында башларын салып билгесез калган сугышчыларны искә алып һәйкәлгә чәчәк куелды.

5 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе, клуб директоры һәм авыл җирлеге башлыгы белән берлектә, җирлек территориясендә яшәүче инвалидларның өйләрендә булдылар. Авыл җирлеге башлыгы нык сәламәтлек, озын гомер теләп азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлары тапшырды.

5 декабрьдә Ачы мәдәният йортында., балалар белән мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде. Мәгълүмат сәгатьтән соң «Коррупциягә Юк дип әйтик!» балаларда коррупция турында күзаллауларны ачыклау максаты белән. Әлеге күренешкә балалар үзләренең иҗатларында, нәкъ менә шушы темага рәсемнәр рәвешендә чагылыш тапкан. Балаларга кисть һәм буяулар, карандашлар ярдәмендә уникальлек күрсәтергә, шулай ук коррупциягә каршы көрәш проблемаларын өйрәнү темасын ачарга тәкъдим ителде. Балалар «Коррупциягә юк! " лозунглары белән плакатлар ясадылар."Әйтик, коррупция юк!» һәм башка бик күп нәрсәләр укучыларның бу мәсьәләгә тискәре мөнәсәбәтен үзләштерү турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International