Төрле сәбәпләр аркасында сәламәтлекләре какшау сәбәпле мөмкинлекләре чикле булган бу авылдашлары аларны сөенеп каршы алдылар, рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар исә, аларга дип алып барган күчтәнәчләрне тапшырып, тагын килербез дип, сәламәтлек теләп саубуллаштылар.
3 декабря в Узякском сельском клубе в рамках реализации партийного проекта "Крепкая семья" состоялся районный праздник для детей с ограниченными возможностями здоровья "От сердца к сердцу", подготовленный отделом образования.
4 декабрь көнне Балалар иҗат үзәгенә йөрүче “Сюрприз” бию төркеме (җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы), “Задумка” вокал ансамбле (җитәкчеләре Гарипова Нурия Илфатовна), “Асылташлар” бию коллективы (җитәкчеләре Касимова Лейля Илмазовна) “Өмет нуры” дип исемләнгән хәйрия концертында катнаштылар. Һәрбер коллективка Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шул унайдан, 5 декабрь көнне Иске Карабаян китапханәчесе авылда әнисе белән бергә яшәүче Андрианова Аленаның өенә барып бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр тапшырып кайтты. Алена тумыштан авыру булсада дөньяның матурлыгын күрә белә, ойләрендә матур гөлләр үстерә.
4 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары “Дулкын” бассейнына бардылар. “Тату сыйныф серләре” конкурсы призерлары буларак бирелгән сертификат укучыларга менә дигән ял бүләк итте. Барлык шартлар тудырылган бассейнда балалар йөзү күнекмәләрен ныгыттылар, су сихәтлеге алдылар. Укучылар бу экскурсияне оештырган оешмаларга үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Шул унайдан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Синең исемең билгесез, батырлыгың тиңдәшсез”, дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче китапханәгә килгән китап укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясады.
Аларны тарихи вакыйгалар белән таныштырдык, һәр Россия кешесе күңелендә мәңге яшәячәк Россия сугышчыларының батырлыгы турында сөйләдек, балалар ата-бабалары өчен горурлык һәм аларның көчләренә һәм бөеклегенә сокландылар. Шул рәвешле балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә зур йогынты ясыйбыз.
Концертта барлык җыелган матди ярдәм районыбызның авыру балаларына Яңа ел бүләге булып тапшырылачак.
Соңыннан Алан авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән театр коллективы Наил Гаетбайның “Моңнар кайтсын авылга яки авылга кызлар килде” спектакле белән чыгыш ясадылар.