ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

3 нче декабрь  көнне Үзәк клубында «Йөрәктән йөрәккә» дигән темага мәгариф бүлеге тарафыннан әзерләнгән мөмкинлекләре чикле балалар өчен әзерләнгән бәйрәм үткәрелде.

Төрле өлкәдән булган белгечләр мастер  – класслар үткәрделәр.

            Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А   «Чәчәкле хыял» дигән темага мастер –класс үткәрде.

Бу ихтирам - фронтларда һәлак булган һәр солдатның Ватаныбызны саклаган истәлегенә рәхмәт белдерү. Әмма алар барысы да – үз иленең геройлары, шуңа күрә бу истәлекне саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру мөһим. Әлеге тарихи дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән Батырлык дәресе үткәрелде. Дәрескә «Синең исемең билгесез булса да, батырлыгың мәңгелек...» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда безнең солдатларның сугыш һәм батырлыгы турында әдәбият тәкъдим ителде. "Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» сүзләре әлеге истәлекле көн символы булды.

Шул дата уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Аларның тормышы безгә үрнәк” дип исемләнгән китап – журналлардан күргәзмә эшләнде. Әлеге күргәзмә инвалидлар декадасына багышланды. Күргәзмәдә Ф.Яруллин, К.Шафикова  китаплары һәм  журнал  битләрендә  чыккан төрле язмалар урын алды.

Аның төп максаты укучыларны китапханәгә җәлеп итү иде. Безнең һәрберебезнең үзенең яраткан китабыбыз бар, ә бәлки бер генә дә түгел. Менә бу очрашуда да күп еллар китапханәнең укучылары булган хатын-кызлар үзләре яратып укыган китаплары турындагы хатирәләр белән уртаклаштылар.

Шул максаттан Сауш авыл китапханәсендә “Билгесез солдат истәлегенә”- инфармацион сәгате үткәрелде. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелгэн. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч була. 1967 елда  Мәңгелек ут кабызыла һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән 2014 ел, 3 декабрь - тарихи дата итеп «Билгесез солдат көне» - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләп утелә.

Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Шул максаттан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Исемең - билгесез, батырлыгың - үлемсез”- исемле китап күргәзмәсе куелды.

Бу көн-битараф булмаган һәр кешегә бик тә якын һәм календарьда иң җылы көннәрнең берсе буларак билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Сагышларны миңа язмыш бирде» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Кеше дигән олы исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.

Аның хәлләрен белешеп, китапханәгә балалар өчен кайткан яңа китаплар белән таныштырып, әңгәмә корып кайттылар. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан, Арсенийга кечкенә бүләк тә ясадылар.

Һәм бу сүз җирнең барлык халкына да аңлашыла, алар нинди телдә сөйләшсәләр дә. Ачы авыл клубында әниләребез өчен бик матур бәйрәм әзерләнгән иде, җылы сүзләр әйтелде, җырлар җырлады, биюләр биеделәр. Бәйрәм бик матур һәм дулкынландыргыч үтте. Чәй өстәле артында әни турында җырлар искә алынды, барысы да бик канәгать калды.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Быел ул 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр үтәчәк. Мәктәптә декада уздыру буенча эш планы төзелде. Ул чараларда сәламәт балалар белән беррәттән инвалид балалар да катнашачак. 5 декабрьдә 1-5 сыйныф укучылары арасында “Нинди матур дөнья!” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты: балаларны инвалид кешеләр проблемасына җәлеп итү, балалар коллективында дуслык һәм теләктәшлек тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International