ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Чарада СПИД, зарарлану юллары,  үз тормышына һәм башка кешеләрнең тормышына сак караш тәрбияләү турында кызыклы сөйләшү булды. Балалар темага кагылышлы сорауларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр һәм һәркем үз тормышын үзе төзергә тиеш  дигән нәтиҗәгә килделәр.

Бугенге көнгә кадэр галимнәр бу авыруга дәва таба алмый. ВИЧ ка каршы көрәшнең иң яхшы ысулы профилактика булып тора.1 декабрь конне Айдар авыл мэдэният йортында авыл фельдшеры Егорова Д.Х. белән берлектә Спидка каршы халыкара корэш коне унаеннан яшусмерлэр белэн «СПИД-гасыр бәласе »дигэн темага энгэмэ уздырылды. Фельдшер  Егорова Д.Х. әңгәмәне эчтәлекле итеп аңлатты, мисаллар китерде.Әлегедәй очрашып сөйләшүләр бик урынлы булды, яшүсмерләр өучен кирәкле иде.

Бу чараларның максаты бөтен кешеләрнең хокукларын тигез булдыру һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашу.
Инвалидлар көне уңаеннан изге гамәлләр ункөнлеге бара. Шул уңайдан 6 декабрь көнне Айдар мәдәният йортында, китапханә, авыл җирлеге белән берлектә «Сагышларны миңа язмыш бирде»- исеме астында җылы мөхиттә чәй табын, күңелле концерт программсы оештырылды. Кеше кылган гамәлләрнең изге, яхшы ният белән башкарылырга тиеш икәнлеге беренче урынга куелды. 
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышка яраклашып яшәүләре турында сөйләшенде. Алар кыенлыкларга бирешмичә, көрәшеп уңышларга ирешүләренә күңел сөенде.

Шул максаттан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Билгесез солдат истәлегенә” – китапханә сәгате үтте. Яу кырларында башларын салып билгесез калган сугышчыларны искә алып һәйкәлгә чәчәк куелды.Чара мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.

 

Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә инвалидлар декадасы дәвам итә. Быел ул 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр үтәчәк. Мәктәптә декада уздыру буенча эш планы төзелде. Ул чараларда сәламәт балалар белән беррәттән инвалид балалар да катнашачак. 5 декабрьдә 1-5 сыйныф укучылары арасында “Нинди матур дөнья!” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты: балаларны инвалид кешеләр проблемасына җәлеп итү, балалар коллективында дуслык һәм теләктәшлек тәрбияләү.

Шулай ук китапханәчеләр башлангыч Орымширмә мәктәбе укучыларын яңа китаплар белән таныштырдылар.Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый  юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.


9
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

                                                               

                                                                  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International