Билгесез Солдат көне - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу көне генә түгел, ә сугыш һәм хәрби конфликтлар вакытында һәлак булганнарны һәм хәбәрсез югалган кешеләрне берләштерә торган дата. Шушы дата уңаеннан, 1 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә сугыш чоры, исемсез геройлар турында китап күргәзмәсе оештырылды.
Бөек Ватан сугышының беренче елында Гадел Кутуй патриотик әсәрләр: «Озату җыры», «Партизанка», «Батыр каберендә», «Яңа ел бүләге» һ.б. Шигырьләрен «Рәссам», «Хәнҗәр» кебек хикәяләрен, «Патриот Тукай», «Партизаннар», «Җиңү хәбәрчесе» кебек зур күләмле мәкаләләрен иҗат итә. 1935 елда Г. Кутуйның атаклы әсәре — «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга. 1944 елда «Рөстәм маҗаралары» дигән маҗаралы-фантастик повестен яза.Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шагыйрь һәм заман” исемле күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде.
30 нчы ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Халыкара акция « Ватан тарихы буенча тест”үткәрелде. Халыкара акция « Ватан тарихы буенча тест” Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган иде. Тестны Россия Федерациясенең барлык субъектларында да яздылар. « Ватан тарихы буенча тест” биремнәрен Теләче урта мәктәбендә 100 дән артык укучылар һәм укытучы эшләде. Катнашучыларга Россия Федерациясе Конституциясенә багышланган 40 сорау бирелгән иде. Катнашучылар биремнәрне эшләделәр һәм узләренең Ватан тарихы турында белемнәрен тикшерделәр. Барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез. Алга таба туган илебез тарихын тагын да тирәнтен өйрәнергә кирәк дигән теләктә калабыз.
26нчы ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында “Тату сыйныф серләре” дип исемләнгән республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурста Сауш төп мәктәбенең әти-әниләр комитеты катнашты һәм уңышлы чыгыш ясаганнары өчен район мәгариф бүлегенең Грамотасы белән бүләкләнде. Катнашучыларга “Теләче Арена” боз сараена шугалакта шуу өчен сертификат тапшырылды.
26нчы ноябрь көнне Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә физика укытучыларының район семинары үткәрелде.Семинар кысасында физика укытучысы Габдрахманов М.Ә. ачык дәрес күрсәтте.
30 ноябрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә балалар язучысы Виктор Драгунскийның тууына 105 ел тулу уңаеннан, «Драгунский Виктор Юзефович 105 ел» дип исемләнгән күргәзмә - викторина әзерләнде. Язучы турында биографик мәгълүматлардан тыш, анда фото-материаллар да тәкъдим ителде (язучының үзе һәм аның балалар яшендә ясаган рәсемнәре). Шулай ук күргәзмәдә язучының хикәяләре буенча викторина тәкъдим ителде, анда балалар катнашты. Әлбәттә, күргәзмәнең төп өлешен балаларда гына түгел, әти-әниләрдә дә аеруча популяр булган язучы китаплары алды.
28-29 ноябрь көннәрендә өстәмә белем бирү педагоглары Гарипова Нурия Илфат кызы һәм Галимова Ләйсән Фәрит кызы Казан шәһәрендә оештырылган Россиякүләм конференциядә катнаштылар. Бу ике көнлек конференциядә педагогларыбыз үзләренең белемнәрен арттырып, коллегалары белән аралашып кайттылар. Мастер-классларда катнашып тәҗрибә тупладылар. Конференция азагында катнашу турында сертификат бирелде.
Аның максаты балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, балаларга Драгунский хикәяләренең мавыктыргыч, гаҗәеп дөньясын күрсәтү, аларның зирәклеге, матурлык, юморының тирәнлеген күрсәтү һәм китап уку теләге белән ныклы кызыксыну, тәрбияләүгә ярдәм итү иде.
Әңгәмәнең максаты:балаларның янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен арттыру; ут чыгу куркынычы булган предметлар белән сак эш итәргә, янгын була калса үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәтү,янгын сүндерү хезмәте телефоны 01 икәнлеген аңлату, истә калдыру.
Әңгәмә барышында балалар ситуацияле рәсемнәр карап, фикер алыштылар.Соңыннан “Кошкин дом” мультфильмын карадылар.
Барлык мәдәният йортларының һәм авыл клубларының торышын, аларның иҗади эшчәнлеген яктырту үзара тәжрибә уртаклашу, фикер алышу, анализлау, мәдәният хезмәткәрләре арасында тыгыз эшлекле элемтә урнаштыру максатыннан ай саен төрле темаларга семинар-практикумнар уздырылып килә. 29 ноябрь көнне район мәдәният йортында әлегедәй киңәшмә мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С. катнашында үтте. Киңәшмәдә узган чараларга анализ ясалды, мәдәният министрлыгына еллык отчет бирү тәртибе каралды, мәдәният йортларында яңа ел бәйрәмнәрен күңелле итеп уздыру турында сөйләшенде.