Күргәзмәдә китаплардан тыш периодик басмалар һәм интернеттан алынган материаллар тәкъдим ителде. Әлеге бәйрәм безнең иң яраткан һәм иң мөһим кешеләребезгә, безгә яшәү чыганагы һәм шатлану мөмкинлеге биргән хатын-кызларга багышланган. Китап укучыларыбыз бу көнне үзләренә мәхәббәт, игелек, наз һәм ярату бүләк итүче әниләренә рәхмәт сүзләре әйткәннәрдер дип ышанасы килә.
Педсовет барышында коллектив игътибарны сәләтле бала шәхесенең шәхси үзенчәлекләрен, мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып укыту һәм тәрбия бирүнең эчтәлеген, формаларын, методларын сайлап алу зарурлыгына юнәлтте.Коллективның бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе анализланды. Киңәшмә теоретик чыгышлар практик биремнәр белән үрелеп барды, аларда педагоглар сәләтле бала портретын, сәләтле балалар пирамидасын төзеде. Шулай ук педагоглар авыр педагогик ситуациядән чыгу юлларын таптылар, стандарт булмаган бурычларны хәл иттеләр.
28 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Аналар көне “ уңаеннан бәйрәм үтте. Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары әниләренә хөрмәт күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Балалар музыкаль монтаж аша әниләребезгә матур теләкләр теләделәр, җыр-биюләре белән сөендерделәр.
Китапханәче китапханәгә килгән китап укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, шигырьләренә күзәтү ясады.
Язучының 1924 елда «Көннәр йөгергәндә» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Бөек Ватан сугышының беренче елында Гадел Кутуй патриотик әсәрләр: «Озату җыры», «Партизанка», «Батыр каберендә», «Яңа ел бүләге» һ.б. Шигырьләрен «Рәссам», «Хәнҗәр» кебек хикәяләрен, «Патриот Тукай», «Партизаннар», «Җиңү хәбәрчесе» кебек зур күләмле мәкаләләрен иҗат итә. 1935 елда Г. Кутуйның атаклы әсәре — «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга. 1944 елда «Рөстәм маҗаралары» дигән маҗаралы-фантастик повестен яза.Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шагыйрь һәм заман” исемле күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде.
Әниләр көне ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр гаиләнең яраткан бәйрәме ул. Олылар да, балалар да бу көнне әниләрен котлыйлар, бүләкләр бирәләр. 26 ноябрь Олы Мәтәскә китапханәчесе дә үзенең актив укучыларын әниләре белән китапханәгә чакырды. Алар өчен мул итеп табын әзерләнде. Балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр. Балалар да, әниләр дә рәхәтләнеп ял иттеләр: төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар.
Һөнәр сайлаү- кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Безнең мәктәптә монын буенча нәтиҗәле эш бара. Класс сәгатьләрендә төрле һөнәрләр турында әңгәмәләр үткәрелә, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла. Бүген 8-9 сыйныф укучылары Казан кооператив колледжы хезмәткәрләре белән очрашты. Уку йорты турында гомуми мәгълүмәт алдылар, анда керү тәртибе белән таныштылар, нинди белгечлек алырга мөмкинлеген белделәр.
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә безнең илдә иң күркәм, игелекле, ягымлы һәм иң яраткан әниләребез бәйрәме билгеләп үтелә. Әниләр көне- җылы, күркәм бәйрәм. ... Шул уңайдан безнең Теләче 2нче балалар бакчасында "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» исемле музыкаль спектакль куелды. Бәйрәмгә барлык балалар да зур дулкынлану һәм энтузиазм белән әзерләнделәр!!! Кич бу спектакль әниләргә дә күрсәтелде – аларга да балалар чыгышы бик ошады.
27 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Баева Зилә Рафаил кызы һәм Касимова Ләйлә Ильмаз кызы “Бию сәнгате белән балаларны иҗади үстерү” дип исемләнгән белем бирү стажировкасында катнаштылар.
28 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар алдында, пожар вакытында үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып, Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады. Мәктәп директоры Р.Р. Назипов балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта эвакуация ясарга өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.