ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Теләче урта мәктәбе базасында Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе узган иде. Конкурс җиде номинация буенча үткәрелде. Район буенча барлыгы 200 дән артык гариза тапшырылса, безнең мәктәптән төрле номинацияләрдә 30 дан артык укучы катнашты.

Ярышларда 11 команда, 70 тән артык спортчы катнашты. Кыямов А.Ә. улы җитәкчелегендә безнең районнан да өч спортчы әлеге ярышларда булып кайтты. 75 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Имамиев Илфат һәм Габдуллин Инсаф – 2 урын, 9З кг. кадәр үлчәү авырлыгында Зәйнетдинов Ришат 1 урынны яулады.

Николай Носовның мавыгулары күп булган, әмма яшь чагында ул химик булырга ниятләгән һәм хәтта чердакта лаборатория оештырган. Шуңа да карамастан, 19 яшендә ул кинематография белән мавыга һәм 1951 елга кадәр мультипликация, фәнни һәм уку фильмнарын куючы һәм режиссер булып эшли. 1938 елдан соң аның «Живая шляпа», «Мишкина каша», «Фантазёры» кебек хикәяләре барлыкка килә.  Ачы авыл китапханәсендә балалар язучысы юбилеена багышлап " Носов - детям " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, шулай ук яшь укучыларыбыз өчен күзәтү һәм тәкъдим итү әңгәмәсе үткәрелде. Балалар яраткан язучының, үзе белән өйләренә китаплар алдылар.

Хокукый белемнәр барлык кешеләргә үзләре генә түгел, ә төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне тоту нигезе буларак кирәк. Китапханәче баланың төп хокуклары турында сөйләде. Һәрвакыт үз хокукларыңны белергә һәм беркайчан да башка кеше хокукларын бозмаска кирәклеген аңлатты. Әңгәмәгә йомгак ясап, балаларга бик күп кирәкле һәм акыллы китаплар уку өчен китапханәгә еш йөрергә киңәш итте.

Сәхнәдә төрле яшьтәге үзешчән артистлар чыгыш ясадылар. Төрле халык биюләре, татар халык һәм эстрада җырлары тамашачы күңеленә бик хуш килде һәм көчле алкышларга күмелде.

Бүген Теләченең 1нче балалар бакчасында районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен " Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүдә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең мөмкинлекләре һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү шартлары " диеп аталган семинар узды. Район мәгариф бүлеге методисты Шөгаепова Г.М. педагогларның сайты һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләде. Бу семинарда безнең Шәдке балалар бакчасының тәрбияче Валимухаметова Инна Геннадьевна да катнашты.

26 нчы ноябрь көнне район күләмендә “Тату сыйныф серләре” конкурсының муниципаль этабы үтте . Әлеге   конкурста Иске Җөри  урта мәктәбенең 6,8  нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре уңышлы чыгыш ясады. 

Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә 2018 нче елның 12 нче декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

21 ноябрь 2018 ел көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе Теләче җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булып узды. Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән граңданнар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыковага мөрәҗәгать иттеләр. Разия Габделәхәтовна мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, файдалы тәкъдимнәрен җиткерде һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Шушы бәйрәм уңаеннан Алан авылы китапханәсендә иң актив китап укучы балалар һәм аларның әниләре өчен “Хөрмәтебез зур сезгә ,Әниләр!” исемле әдәби күңел ачу кичәсе үткәрелде. Кичәдә әниләр хөрмәтенә котлау-шигырьләр яңгырады,тематик уен-конкурслар оештырылды. Кичәне тулыландыру максатыннан,”Әнием –кадерлем!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International