25 ноябрь көнне, шушы матур бәйрәм уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә “Әнкәй назы, әнкәй җылысы” - дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Залда утыручы әниләр һәм әбиләр өчен бик күп матур һәм җылы котлаулар җиткерелде.
Әни булу гаять олы, мактаулы бурыч. Әниләребез – бөтен гөмерләрен балаларга багышлаган кешеләр. Алар безнең уңышларыбыз өчен ихластан сөенә, авырлыклардан яклый. Бердәнбер иң якын, иң хөрмәтле, иң кадерле кешеләребез сез –әниләр. Шушы уңайдан Иске Җөри балалар бакчасында әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Чарада балалар үзләренең матур җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр, матур биюләрен бүләк иттеләр. Ә бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк!Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
Анда 2-5 сыйныф укучылары катнашты.Үз иншаларында балалар үзләре өчен иң кадерле кеше булган – әниләрен ничек яратуларын чагылдырдылар. Иншалар бәйгесендә Чулпан Мөбәрәкшина (5 сыйныф) һәм Камилә Ситдыйкова (5 сыйныф) җиңүче булдылар.
26 нчы ноябрь көнне “Тату сыйныф серләре” конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурста Олы Мишә урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укчылары һәм аларның әниләре катнашты. Сыйныф җитәкчесе Габдрахманова Г.Г. җитәкчелегендә балалар һәм әниләрдән торган иҗади команда бу конкурста уңышлы чыгыш ясады. Команда 2 нче призлы урынны алды. Мәктәп администрациясе сыйныф җитәкчесенә, әти-әниләргә, укучыларга рәхмәтен белдерә. Аларга иҗади уңышлар тели.
Семинар барышында, Мөлекова Г.Ф. һәмСабирҗанова Л.М. бакчада информацион технологияләрне куллану алымнары турында мастер- класслар күрсәттеләр. Район мәгариф бүлеге методисты Шөгаепова Г.М. педагогларның сайты һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләде. Педагогларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Семинар бертавыштан уңышлы һәм нәтиҗәле узды дигән фикергә киленде. Алган белемнәрен һәм күнекмәләрен педагоглар, һичшиксез, практикада кулланачаклар.
Аның әсәрләре күңелле, мавыктыргыч, тормышчан, гыйбрәтле, зирәк, гадел, дөрес, кыю булырга өйрәтә.
Быел Николай Николаевич Носовның тууына 110 ел тулды. 23 ноябрь көнне китапханәдә балалар өчен Николай Носовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу - "Елмаю һәм көлү — болар барысы өчен дә" үтте.
Балалар белән бергә без язучының әсәрләре буенча сәяхәткә киттек. Без табышмаклар чиштек, презентация белән үрелеп барган кызыклы конкурсларда катнаштык, кроссворд чиштек. Алга таба фикер алышу өчен «Тере шляпа» хикәясен сайладылар. Балалар бик теләп катнашты. Аннан соң әлеге китап турында фикер алыштылар.
Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез.
25 ноябрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә Әниләр көненә багышланган «В ней торжество ликующего света " дип исемләнгән презентация үткәрелде. "Почемучки» клубы балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләделәр. Без «әнием кем ул?» дигән викторина сорауларына җавап бирдек. «Әкияти әниләр" дигән презентация белән үрелеп барды.
Безнең әниләр өчен без үз кулларыбыз белән котлау открыткалары әзерләдек. Һәр бала үзенең әнисе өчен шәхси бүләк ясады.
Күргәзмәгә китап укучылар ихтыяҗын һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, рус һәм татар телендәге китаплар куелды. Алар төрле елларда һәм төрле жанрда иҗат ителгән. Күргәзмә ай саен, яңа кайткан китаплар белән тулылындырылып торачак.