26 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә базасында “Тату сыйныф серләре” дип исемләнгән республика конкурсының муниципаль этабы үтте.
Конкурста Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең әти- әниләр комитеты командасы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясаганнары өчен район мәгариф бүлегенең Грамотасы белән бүләкләнде. Катнашучыларга “Теләче Арена” боз сараена шугалакта шуу очен сертификат тапшырылды.
Балаларга китап тарихы турында мәгълүмат бирелде, китапханәдә булган үзенчәлекле китапларга күзәтү үткәрелде. Укучылар, өйләренә китаплар алып кайтып киттеләр.
Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
24 ноябрь көнне Субаш авылы клубында, клуб мөдире һәм китапханәче белән берлектә «Әнкәй сина мең рәхмәт» дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта авыл үзэшчәннәре чыгыш ясады.
Баландыш авыл китапханәсендә «Әни сүзе бик озын сүз, якты кояш, киң җиһан!" дип исемләнгән китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә әлеге якты бәйрәмгә багышланган төрле материаллар, әдәби әсәрләр тәкъдим ителде.
Бәйрәм концертына әниләр һәм авыл халкы чакырылган иде. Залда искиткеч матур бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.Концертта катнашучылар - балалар һәм өлкәннәр бик матур чыгыш ясадылар.
23 ноябрь көнне, Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, Халыкара Әниләр көне уңаеннан “Әнкәй җирдә иң бөек зат!” дигән ял кичәсе уздырылды. Күңелле чыгышлар, матур теләкләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
Китапханәче яшь тамашачыларны язучының иҗаты белән таныштырды, тормышыннан кызыклы фактлар сөйләде. Кызыклы шигырьләр, табышмаклар балаларны шагыйрьнең күңелле дөньясына җәлеп иттеләр.
26 нчы ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә « Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль туры булып үтте. Конкурста район мәктәпләреннән 11 команда катнашты. Теләче урта мәктәбе укучылары һәм ата – аналары командасы җиңүче булды.
Китап укучылар игътибарына Ана-Хатын-кыз темасын күзалларга ярдәм иткән, олы затлары-бызга багышланган китаплар, журнал мәкаләләре тәкъдим ителде. Шулай ук биредә безнең тормышыбызга ныклап үтеп кергән әниләр бәйрәме тарихы турында да белергә була иде.
Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. 24 ноябрь көнне илебез әниләр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Әнием кочагы изгелек учагы” дип исемләнгән очрашу булып узды. Әлеге кичәгә 2018 елның иң күп китап укучы әниләре чакырылды. Әниләрне котлап матур теләкләр әйтелде.Төрле мавыктыргыч уеннарда катнашып, чәй эчеп, әниләр бәйрәмнән күтәренке рухта таралыштылар.