2018 елның 1 декабрендә Ачы мәдәният йортында «Рябинушка» балалар коллективы һәм фольклор коллективы катнашында бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм бик күңелле узды!!! .Барлык кунаклар, кадерле әниләр, әбиләр канәгать калдылар. Концерттан соң чәй эчү булды.Түгәрәк өстәл артында әниләр, узган чорлар турында, җырларны искә тошереп жырлап утырдылар. Әни, безнең фәрештә, йортыбызга ямь һәм безгэ күңел бируче. Шуңа Күрә Әниләр көне-үзенчәлекле бәйрәм, ул туган, назлы кеше турында искә төшерә. Бу бәйрәмгә барысы да килгән иде: балалар, яшьләр, гади кешеләр, өлкәннәр.
Төрле сәбәпләр аркасында сәламәтлекләре какшау сәбәпле мөмкинлекләре чикле булган бу авылдашлары аларны сөенеп каршы алдылар, рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар исә, аларга дип алып барган күчтәнәчләрне тапшырып, тагын килербез дип, сәламәтлек теләп саубуллаштылар.
30 ноябрь көнне, Алан балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе булды. Балалар сөекле әниләрен әниләр көне белән котлап шигырьләр сөйләделәр,матур җырларын , дәртле биюләрен биеделәр. Абдулла Алишның “Куян кызы”әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Шулай ук әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр. Балалар да , әниләр дә бәйрәмнән кәнәгать калдылар.
Кадерле әниләребез! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, балаларыгызның игелекләрен генә күреп яшәвегезне телибез. Һәрчак шулай кадерле, сөекле-сөйкемле булып яшәгез.
1 декабрь көнне китапханәче Терентьева Ирина Владимировна Шармыш авылы фельдшеры Тимерханов Фидаил Камилевич белән берлектә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «куркырга кирәкми, белергә кирәк» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чарага Шармыш урта мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары чакырылган иде.
Без балаларны ВИЧ-инфекция, СПИД төшенчәләре, ВИЧ стадиясенә ничек үтеп керүе, ВИЧ йоктыруның ничек килеп чыгуы, әлеге вирус белән ничек зарарлануы, профилактика чаралары, бер үк вакытта чакырылган кешеләргә " Каждый спасенный – на вес золота» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.
Чара ахырында балаларга СПИД авыруы турында сөйләүче буклетлар таратылды. Чараның максаты булып яшьләрдә СПИД турында кеше тормышына реаль куркыныч янау буларак дөрес күзаллау булдыру, СПИДны профилактикалауның төп чаралары белән танышу торды.
2018 нче елның 30 нче ноябрендә Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары Сафина А.Э. һәм Зайнуллина Р.Х. җитәкчелегендә К.Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең йомгаклау турында катнашып, җиңүләр яүлап кайттылар. Галлямов М. җыр номинациясендә II урын, театр коллективы- III урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Өлкән сыйныф укучылары өчен авыру тарихы, вирусны тапшыру юллары, синдромнар һәм риск төркемнәре турында презентация, ВИЧ-инфекцияне дәвалау һәм профилактикалау турында презентация, наркомания проблемаларына багышланган китаплар күрсәтелде.
1 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Миләүшә Шакурова һәм Алсу Габидуллина - "Кул эшли, күңел шатлана"дип исемләнгән иҗади эшләр күргәзмәсе куелды.
Анда безнең 3нче балалар бакчасына йөрүче балалар һәм белгечләр актив катнаштылар.
30 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. ӨПББ АМУ “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институы” тарафыннан 23 апрельдән 30 ноябрьгә кадәр кадрлар аудиты буенча оештырылган “Балаларга өстәмә белем бирү оешмаларын җитәкләүдә заманча технологияләр” темасына унышлы проект яклап квалификацияне күтәрү турында таныклык алуга иреште.
Кыш көне урамда кошларга бик суык. Ләкин кошларга суык бик куркыныч түгел. Алар өчен иң кыены - кыш көне азык табу. Максабаш мәктәбенең башлангыч укучылары кошларга җимлек ясады. Җимлекне агачка элеп куйдылар. Алар кошларны көнбагыш, кабак орлыклары һәм икмәк валчыклары белән сыйлый. Җимлеккә килгән кошларны күзәтүе бик күңелле. Чыпчыклар, песнәкләр рәхмәт әйтеп, чыркылдашып җим чүплиләр.