Бәйрәмебез кызыклы уеннар, конкурслар һәм балаларның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте.
Гөлфинә образын башкарган үзешчән актрисабыз-Флюра Галявиеваның уйнавын, сәхнәдә үзен тотуын аеруча нык яратты Теләче тамашачысы. Ул кичтә Айдар авыл үзешчәннәре яхшы кәеф,күңел күтәренкелеге алды.
21 нче ноябрь көнне Айдар мәдәният йортында "Яшәү җирдә үзе бәхет !"- дип аталаган Айдар авылының алдынгы гармунчысы һәм алдыныгы механизаторы Вагыйзов Васил Вакыйф улына 60 яшь- юбилей уңаеннан Татарстанның атказанган җырчысы Марсель Вагыйзовның концерты булып узды. Концерт котлаулар, матур җырлар белән үрелеп барды.Кичәдә кайткан кунаклар чыгышын да диккать белән күзәтеп , хисләнеп, ял итеп утырды Айдар авылы тамашачысы.
Ноябрь аеннан декабрь аена кадәр, ягъни тотрыклы салкыннар башланганчыга кадәр, көзге бозның калынлыгы нык түгел. Калын булып күренсәдә, ул көндезге кояш нурлары астында ул көпшәкләнә һәм ныклыгын югалта. Шдке балалар бакчасында сулыкларда куркынычсызлык айлыгы кысаларында, тәрбиячеләр балалар белән “Сулыкларга якын барма” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Балаларга көзге һәм кышкы айлардагы кагыйдәләрне төгәл үтәргә, сулыклар янына бармаска, юкка бозга ышанмаска кирәклеген искәртеп үттеләр. Шулай ук безнең Шәдке балалар бакчасында тәрбияләнүче ике балабыз «Буду бдительным на льду и на воде». конкурсында катнашты.
23 нче ноябрьдә Теләче урта мәктәбенең 10 а сыйныф укучылары Әниләр көненә багышланган бик матур кичә үткәрделәр. Укучылар әниләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан балалар әниләренә роза чәчәкләре бүләк иттеләр. Кичәдә балаларның һәм әниләрнең бергә күңелле сөйләшүен сыйныф җитәкчесе И.Х.Алексеева оештырды.
Иске Җөри балалар бакчасында балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзләрен хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Бүген “Адымнар нык, юллар имин булсын ”дип исемләнгән шундый чараларның берсе булып узды. Чарада районыбызның мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н., район ЮХИДИ бүлегенең полиция өлкән лейтенанты Каримуллин И.Х. һәм Казан шәһәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. катнашты. Балалар светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, урам аркылы кайда һәм ничек чыгарга, транспортны кайсы яктан әйләнеп узарга һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча башка булган белемнәрен күрсәттеләр. Чараның ахырында һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Татар теле укытучысы Афзалова Г.Җ. 8 сыйныфта татар теленнән, җәмгыять белеме укытучысы Хасаншина З.Р. 7 сыйныфта җәмгыять белеменнән ачык дәрес күрсәттеләр. Семинарда катнашучылар 8,10 сыйныф укучылары катнашында "Сүнгән йолдызлар" спектакленнән күренеш карадылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән ачык, күрсәтмә дәресләр үткәрү "Ел тәрбиячесе-2019" муниципаль һөнәри осталык конкурсының мөһим этабы булып тора. Бу этап өчен бәхәссез кагыйдә бар: педагог үзе эшләгән балалар бакчасында шөгыль үткәрергә хокуклы түгел, шуңа бәйгедә катнашучылар нинди балалар белән эчшәнлек алып барасыларын адан белмиләр.
23нче ноябрь көнне Теләче №3 балалар бакчасында мондый шөгыльләр узды, анда Теләче №2 балалар бакчасы педагоглары да үзләренең комплекслы шөгыльләрен тәкъдим итте. Музыка җитәкчесе Рафикова Л. А. өлкән төркем балалары белән "Русская ложка" темасына, ә Гайнуллина М. В. урта төркем балалары белән "Ком һәм аның үзлекләре"темасына танып-белү шөгыле үткәрде.