Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию коллективы, өстәмә белем бирү җитәкчесе Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, “АРТ- ПЕРСПЕКТИВА” дип исемләнгән Халыкара конкурста 1 нче һәм 3 урыннарга лаек булдылар. Зилә Рафаил кызы югары таланты һәм иҗадилылыгы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без үз чиратыбызда аларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз, яңадан- яңа уңышлар телибез!
Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле! Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше.
25 ноябрь көнне Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан, «Әниемнең күзләрендә дөньяның матурлыгы” дип исемләнгән музыкаль кичә үткән.
Турнирда 45 командадан 367 көрәшче бил алышты.
«Теләче» балалар спорт мәктәбе җыелма командасын Шәтке, Теләче, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызлары яклады. (Тренерлары: Габделхәев Р.Х., Зәкиев Ә.Х., Шәяхмәтов Ш.А.).
Ярышта Теләче районы җыелма командасы составында Теләче һәм Югары Кибәхуҗа мәктәбе укучылар катанашты (педагоглары – балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Артур Рөстәм улы Хәбиров). Барлыгы 16 команда катнашты.Безнең егетләр финал уеннарына чыкты. Уеннар 15-17 декабрь көннэрендә Алабуга шәһәрендә уза.
Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
24 ноябрь көнне Субаш авылы клубында, клуб мөдире һәм китапханәче белән берлектә «Әнкәй сина мең рәхмәт» дип исемләнгән концерт булып узды. Концертта авыл үзэшчәннәре чыгыш ясады.
Үзәк урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасыннан кечкенә артистлар әниләрен бәйрәм белән котлады. Күңелләргә хуш килгән сүзләр, җырлар, дәртле биюләр күп әйтелде. Шулай ук театральләштерелгән ике спектакль куелды. Кичә җылы атмосферада үтте.
23 ноябрь көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, Халыкара Әниләр көне уңаеннан “Әнкәй җирдә иң бөек зат!” дигән ял кичәсе уздырылды. Күңелле чыгышлар, матур теләкләр һәркемнең күңеленә хуш килде.