Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 187 нче матдәсе, “Россия Федерациясенең мәгариф турында”гы №273 нче Федераль законы һәм Теләче муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге үтенече нигезендә Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Баева З.Р., Галимзянова Ф.Г. һәм Шаипова Р.И.лар ӨПББ АМУ “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институы” базасында “Өстәмә белем бирү педагогикасы һәм методикасы” буенча курслар үтеп уңышлы Диплом якладылар.
2013 нче елдан Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннеханов, яшьләрнең «Созвездие – Йолдызлык» региональ оешмасы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы инициативасы белән иҗади эшләүче яшьләрнең мәдәният өлкәсендә булган әшләрен саклау һәм үстерү буенча уникаль система эшләп килә.
Шушы максаттан 5 октябрь һәм 3 ноябрь көннәрендә Я.Чаллы, Зәй, Казан шәһәрләрендә республикада алтынчы тапкыр эшләүче яшьләрнең «Наше время-Безнең заман» дип аталган республика телевизион фестиваленең сайлап алу буенча зона турлары булып узды. Анда республиканың 170 оешмасыннан 800 кеше катнашты.
Фестивальнең суперфинал өлешендә Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева З.Р. җитәкчелегендәге «Сипкелләр” бию коллективы “Хореография” номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булдылар. Котлыйбыз!
Конференциядә өч төп мәсьәлә каралып тиешле каралар кабул ителде. Конференция эшендә Партиянең Теләче җирле бүлегеннән дә делегация катнашты.
Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».
Әлеге акциядә катнашучылар игелеклелек, мәхәббәт һәм рәхимлелек турында притча, "Зур планетада» дигән шигырь тыңладылар һәм тиешле нәтиҗәләр ясадылар. Чара ахырында акциядә катнашучылар аларның нинди толерант икәнен, кечкенә генә тестны үтәп, тиешле нәтиҗәләр ясап тикшерә алдылар.
Әлеге акция безнең килүчеләрне толерантлык көне тарихы белән таныштырды, толерантлык принциплары декларациясенә аерым игътибар бирде.
Әлеге көнгә китапханәдә «Бездә бердәм планета, бездә бердәм гаилә» дигән күргәзмә оештырылды.
Кичә барышында булачак солдатка изге теләкләр, исән сау хезмәт итеп авылга кайтуны теләделәр.
Солдатның әти-әниләре кичәне оештырган клуб мөдире Т.А. Романова һәм китапханәче Л.И. Петровага зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Концертта “Балачак” бию төркеме, җырчылар Наилә Мөхәммәдиева, Гөлфирә Миннебаева, Мөнәвәр Мөхәммәдиев, Лилия Маракова һәм башкалар катнашты.
2018 нче елның 17 нояберендә «Батыр» спорт комплексында «Теләче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2001 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында билбау көрәше буенча РТ ның спорт остасы Габдрахманов Расих Әхмәт улы призына район беренчелеген уздырды. Бу ярышта Баландыш төп мәктәбе командасы 2нче урынны яулады. Котлыйбыз аларны!
13 -18 ноябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә узган “Созвучие сердец” дип исемләнгән өченче бөтенроссия конкурсында, районыбыз исеменнән катнашып, Чулпан Зиннатуллина “Эстрада сәнгате” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат (12 -15 яшь арасы), Регина Алексеева “Эстрада сәнгате” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат (16 – 21 яшь арасы) , Илюза Әхмәтҗанова «Халык эстрада сәнгате» номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат (16 -21 яшь арасы) исеменә лаек булдылар һәм акчалата сертификатлар белән дә бүләкләнделәр.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.