ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. 22-23 ноябрь көннәрендә Казан шәһәре Совет районыны “180 нче куп профильле полилингваль гимназиясе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе базасында муниципаль район һәм шәһәр округларының белем бирү оешмалары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, коррупциягә каршы җаваплы кешеләр өчен оештырылган “Коррупция: сәбәпләр, күенешләр, каршылыклар” темасына укуларда катнаша.

2018 елның 15 ноябрь көнендэ Тактамыш авылында яшәүче тыл ветераны Васильева Анна Петровнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Анна апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Әбде авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

20 ноябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры Козина Ф. А. белән берлектә  балалар өче « Икмәк - бөтенесенә баш “дигән презентация күрсәтелде, табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр төзеделәр. Без икмәкнең файдасы, аның кыйммәте, игенченең авыр хезмәте турында белемнәрен киңәйтергә тырыштык: икмәккә сакчыл мөнәсәбәт, механизатор, икмәк пешерүче хезмәтенә ихтирамлы мөнәсәбәт, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Мәдәният йортларында бу бәйрәмгә әзерлек уңаеннан төрле чаралар уздырыла.

  17 ноябрь көнне, Ачы  авылы мәдәният йортында «Фантазия» берләшмәсенә йөрүче балалар әниләренә  үз куллары белән бәйрәм открыткалары ясадылар.

20 нчы ноябрь көнне Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбендә ”Сәламәтлек - зур байлык”дигән темага сыйныф сәгате үтте. Чара барышында балалар дөрес тукланмау, көндәлек режимны сакламау, гигиена таләпләрен үтәмәү, аз хәрәкәтләнү һәм зарарлы гадәтләрнең нинди нәтиҗәләргә китерүен белделәр. Алар бик актив булдылар: уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр. Сәламәтлек – безнең иң зур байлыгыбыз, аны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Башта шушы сүзгә билгеләмә бирелде, аннары  һәр кеше үзе аңлаганча  нәтиҗәләр чыгарды, фикер алыштылар, «толерантлык агачы» белән таныштылар, Толерантлылык – иң беренче чиратта, хөрмәт; төрле халыкларның мәдәниятына , гореф-гадәтләренә, диненә хөрмәт белән карау кирәк дигән  фикердә калдылдар.

Әңгәмә барышында алар “Язмышыңа үзең аяк чалма”  дигән күренешне сәхнәләштерделәр, шулай ук “Зарарлы гадәтләрдән саклан” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Укучыларга бүгенге чара өчен махсус әзерләнгән буклетлар таратылды.

Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. Урта Мишә авыл китапханәсе “Муса Җәлил татар телендә" номинациясендә шигырь укучылар бәйгесе үткәрде.  Алар Муса Җәлилнең төрле шигырьләрен сөйләделәр.

Конкурста Теләче районыннан Алан хуҗалыгы зоотехнигы Айдар Каримов һәм АгроЛак хуҗалыгы осеменаторы Эмиль Туктаровлар катнашты.

         Алан хуҗалыгы зоотехнигы Айдар Каримов “Иң яхшы зоотехник”  номинациясендә призлы 3 урынны яулады.

Фестивальдә Югары Мәтәскә авылы клубы каршында эшләп килуче “Фазыл чишмәсе” фольклор ансамбле “Фольклор ансамбльләр” номинациясендә катнашып 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International