ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның  20 нче ноябрендә  Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары  Сафина А.Э. һәм Зайнуллина Р.Х.  җитәкчелегендә К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсының сайлап алу этабында катнаштылар.  Алар жюрига   Т. Миңнуллин “Без бит авыл малае” спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.  Галлямов М. җыр номинациясендә чыгыш ясады.

Шәүкәт Галиев — балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйрь. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан аерып күрсәтә.

Кичә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмәтенә мөнәҗәтләр, салават әйтү белән башланып китте. Гөлчирә апа Әскарова тарафыннан Мәүлид догасы укылды, вәгазь сөйләнде.

Шәүкәт Галиев барлыгы 50гә якын китап бастырган. Ул юмор һәм сатира жанрында актив эшләде. Урта Мишә авыл китапханәсендә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Юмор шагыйрьнең табигатендә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Безгә гомер биреп, кадерләп үстергән газиз әниләребезгә мең рәхмәт! Балалар Әниләр көненә бүләкләр дә әзерли башлады , матур сүзләр язып, открытка язалар.
 

                                                                      

Бу көнне Теләче 3нче балалар бакчасы педагоглары Сабирҗанова Л. Р. , Хафизова А.Р. һәм Айдар балалар бакчасы тәрбиячесе Павлова Л. А. ачык шөгыльләр үткәрделәр. Алар, район мәгариф бүлеге белгечләреннән торган, жюри әгъзалары алдында һөнәри осталыкларын, төрле яшьтәге балалар аудиториясе белән эшли белүләрен күрсәттеләр.

2018 елның 17 ноябрь көнендэ Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Державина Екатерина Ивановнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Екатерина апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әңгәмә барышында балалар Конвенциянең бала ихтыяҗын һәм хокукын яклаучы ин зур Закон икәнен белделәр. Бала хокуклары турындагы конвенция нигезендә, бала - унсигез яшькә кадәр балигъ булмаган зат булып санала. Дәүләт балаларны яклау бурычын үз өстенә алды, шуңа күрә алар өлкәннәр кебек үк хокукка ия. Әңгәмә үз хокукларыңны һәм вазыйфаларыңны ничек бозмау турында фикер алышу белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International