Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Теләче мәктәбендә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештырды. Чараның максаты татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.
Безнең балалар бакчасы да әлеге бәйгедә актив катнаштылар һәм төрле номинацияләр буенча чыгыш ясадылар. Муса Җәлил шигырьләрен татар һәм рус телләрендә, хәтта инглизчә дә сөйләделәр.
Балалар тарафыннан ясалган әлеге портретлар әниләр бәйрәме уңаеннан хөрмәтле әниләребезгә менә дигән бүләк булачак.
Бу көнне Теләче 3нче балалар бакчасы педагоглары Сабирҗанова Л. Р. , Хафизова А.Р. ачык шөгыльләр үткәрделәр. Алар, район мәгариф бүлеге белгечләреннән торган, жюри әгъзалары алдында һөнәри осталыкларын, төрле яшьтәге балалар аудиториясе белән эшли белүләрен күрсәттеләр.
Район күләмендә "Янгынга каршы иң яхшы рәсем һәм аппликацияләр" дип исемләнгән конкурс булып узды. Бу конкурста безнең Югары Кибээхужа балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар. Конкурсның нәтиҗәләре буенча балаларыбыз 3 нче урын яулады. Без алаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алда иҗади уңышлар телибез!
Көзне муллык, байлык фасылы дип юкка гына әйтмиләр. Шушы уңайдан Олы Мәтәскә балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә "Көзге хәзинә" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә балаларның әти-әниләре белән бергәләп яшелчә, җиләк-җимештән эшләнгән кул эшләре урын алды.
Бүген Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Без - коррупциягә каршы!" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмәнең максаты булып балаларда коррупциягә карата негатив караш тәрбияләү, аңа каршы көрәшергә теләк уяту . Балаларга шулай ук презентация күрсәтелде.
Әниләр көне- халыкара дәрәҗәдә әниләргә багышлап үткәрелә торган бәйрәм. Бу көнне һәркем әнисен котлый. Кече Кибәхуҗа мәктәбендә шушы олугъ бәйрәмгә әзерлек бара: укучылар үз куллары белән яраткан әниләренә бүләкләр әзерлиләр.Һәр бала бүләге әнисенә ошасын дип тырыша.
Фән олимпиадалары уку процессында әһәмиятле урын алып торалар. Бөтенросссия фән олимпиадаларының муниципаль турлары башланып китте. Алан урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика фәненнән мәктәп күләмендә җиңүгә ирешкән укучылары иртәгә район масштабында үзләренең көчләрен сынаячаклар. Аларга уңышлар телибез!
Безнең мәктәптә беренче квалификацион категориягә аттестация утуче укытучының дәресе каралды, аттестация документлары өйрәнелде.
Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары инвалидларга үз куллары белән эшләнгән бүләкләр һәм концерт номерлары әзерлиләр.