ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә  10  мәсьәлә каралды.

21 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында  Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе узды.  Район буенча барлыгы 200 дән артык гариза тапшырылса, Теләче урта мәктәбеннән   төрле номинацияләрдә 30 дан артык укучы катнашты. 7-10 нчы сыйныф укучылары катнашында Муса Җәлилнең  “ Вәхшәт” шигыре инглиз телендә сәхнәләштерелде. Әлеге иҗади эшне сәхнәгә куйган инглиз теле укытучылары А.С. Гимаева һәм Л.К. Хәмидуллинага бик зур рәхмәт.

21 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында  Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе узды. Бәйгене оештыручылар -  Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары. Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Конкурс җиде номинация буенча үткәрелде,  3 яшьтән  алып 25 яшькә  кадәр  катнашучылар ярышты. Бүгенге чараны "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы район бүлеге җитәкчесе Зөлфия Ибраһимова ачып җибәрде. Ул конкурста катнашучыларны куелган таләпләр белән таныштырып узды. Район буенча барлыгы 200 дән артык гариза тапшырылса, Теләче урта мәктәбеннән   төрле номинацияләрдә 30 дан артык укучы катнашты. 7-10 нчы сыйныф укучылары катнашында Муса Җәлилнең  “ Вәхшәт” шигыре инглиз телендә сәхнәләштерелде. Әлеге иҗади эшне сәхнәгә куйган инглиз теле укытучылары А.С. Гимаева һәм Л.К. Хәмидуллинага бик зур рәхмәт.

Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар һәм уен күнекмәләре зур роль уйный. Мәсәлән, таякчыклар белән башваткычлар. Бу башваткычлар, таяклар ярдәмендә бер фигураны икенче фигурага төрләндерүгә юнәлдерелгән. Бу уеннар сан һәм санау күнекмәләре, геометрик фигуралар, яссылыкта ориентлашу, логик фикерләү сәләтен үстерә. Безнең Шәтке балалар бакчасында бу күнекмәләр еш кулланыла, бу ысул балаларга бик охшый.

20-21 ноябрь көннәрендә Казан авиация институты базасында “Россия педагоглары: мәгарифтәге  инновацияләр” исеме астында Бөтенроссия Форумы узды. Быелгысы елны форум “Киләчәк кешесе”  темасына багышланган иде. Форум эшендә мәктәпкәчә, гомуми, профессиональ-техник һәм өстәмә белем бирү өлкәләреннән меңнән артык вәкил килгән иде. Безнең районнан Форум эшендә Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы катнашты.

Форумның оештыручылары булып “Россия педагоглары”  форумы дирекциясе, Бөтенроссия педагоглары җыены, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясе, региональ профиль ведомстволары, “Гыйлем” Россия  җәмгыяте. Форум россия президенты администрациясе ярдәмендә уздырыла.

Форум эшендә интерактив технологияләр, робототехника, укыту җиһазлары, цифрлы лабораторияләр, укыту дәреслекләре һәм әсбапларының   зур масштабтагы  төрле экспозицияләре эшләде.

Бүген, 21 ноябрь көнне,Теләче урта мәктәбендә  “Җәлил  укулары” бәйгесенең сайлап алу туры булып үтте. Безнең Алан балалар бакчасыннан да ике бала: Каримов Сәид, Каримова Асилә катнашты. Алар Муса Җәлилнең  “Күршеләр” һәм  “Сәгать” шигырьләрен сөйләделәр. Без аларның бу бәйгедә җиңеп чыгуларын телибез!

21нче ноябрь  көнне Теләче урта мәктәбендә “Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Әлеге чарада Теләче 2нче балалар бакчасының уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар да катнашты. Алар Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен татар телендә сәнгатьле итеп сөйләргә әзерләгәннәр иде.

20 ноябрь көнне  Алан авылы китапханәсе тарафыннан, үзенең яшь китап  укучылары өчен балалар язучысы Шәүкәт ага Галиевнең тууына 90 ел  тулу  уңаеннан, “Ш.Галиев-балалар әдәбиятының алтын баганасы”дип исемләнгән әдәби сәгать оештырылды, әсәрләрен укып,”сорау-җавап” формасында әңгәмә, иң кызыклы геройларының рәсемнәрен ясау конкурсы үткәрелде. Аның күпкырлы иҗаты,бигрәк тә балалар шигърияте әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Алар үткен телле, нечкә юмор хисе белән сугарылган, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, изге күңеллелек һәм якты елмаю белән, яшь укучыларының психологиясен аңлап иҗат ителгәнлектән, язучының һәр әдәби әсәрен балалар бик теләп тыңладылар һәм әңгәмәгә кушылдылар, рәсемнәрен ясадылар.

Чара уен сәяхәте формасында оештырылды. Әңгәмә барышында балалар үзләрен үз илебезнең җаваплы гражданнары итеп тоя алдылар. Бу көнгә китапханәдә «Бала хокуклары» күргәзмәсе оештырылды, ул балаларны балалар хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды.

Федеральный закон, который ввёл уведомительный порядок при строительстве садовых и индивидуальных жилых домов, вступил в силу в августе. В октябре Минстрой России утвердил формы уведомлений, в соответствии с которыми владельцы недвижимости должны сообщать властям о начале или завершении строительства индивидуальных и садовых домов, а также о каких-либо изменениях в них или их реконструкции.
Уведомления застройщик направляет в органы местного самоуправления. Направить уведомление  можно через МФЦ. В настоящий момент уведомления в Татарстане  принимают все центры «Мои документы», включая восемь казанских офисов. Столичные МФЦ начали прием уведомлений несколько дней назад, заключив соответствующее  соглашение  с  исполнительным комитетом Казани. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International