ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле, якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әниләр көне уңаеннан бүген безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балаларның әниләргә карата булган изге хисләре, теләкләре шигъри юллар аша, җыр, бию аша тапшырылды. Балаларның җан җылысы салып эшләнгән истәлекле бүләкләре әниләргә, дәү әниләргә тапшырылды.

21нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә “Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Әлеге чарада Баландыш балалар бакчасына  йөрүче балалар да катнашты. Алар Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен татар телендә сәнгатьле итеп сөйләргә әзерләгәннәр иде.

22 ноябрь  көнне,  Баландыш балалар бакчасында  “Әниләр” көненә багышланган матур чара булып үтте. Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләр белән атамый. Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез. Безнең балалар да,тәрбиячеләр дә бөйрәм кичәсендә әниләрне, әбиләрне чын күңелдән матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша котладылар.

 

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Апас районы Бакырчы авылында туган. Аның яшьлек еллары сугыш елларына туры килә. Унике яшьлек яшүсмерне өлкәннәр һөнәрен үзләштерергә туры килә-ул колхозда бригадир ярдәмчесе, урман әзерләүчеләр бригадасы, хисапчы һәм район статистикасы бригадиры була.

20 декабрь көнне балалар һәм татар шагыйре Шәүкәт Галиевка 90 яшь тулды, шул уңайдан  Ачы авылы китапханәсендә "Шәүкәт Галиев" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм балалар өчен тәкъдим итү әңгәмәсе үткәрелде.

Очрашуга иң күп китап укучы әниләр, әбиләр һәм Г.Галимуллинаның иҗатын сөючеләр чакырылган иде. Чарада әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, Г. Галимуллина китабыннан өзекләр укылды. Гөлсинә Галимуллина әсәрләренең төп темалары-хатын-кызлар язмышлары, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр, балаларны тәрбияләү, гаилә проблемалары тора. Китап сөючеләрне җыйган әлеге чара матур һәм кызыклы килеп чыкты. Очрашуда катнашучылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын китап авторына бирделәр, гомумән язучы иҗатын тагын да күбрәк ачу мөмкинлеге алдылар. Г. Галимуллина иҗаты буенча күргәзмә дә зур кызыксыну белән кабул ителде.

Бу бәйгенең төп максаты РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен үстерү, саклау һәм аңа ярдәм итү;  Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына кызыксыну уяту; яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү; сәнгать һәм башкару осталыгын арттыру өчен шартлар тудыру;талантлы, сәнгатьле сөйләм осталарын барлау; әдәби әсәрләргә уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү иде.

      Бәйгедә  безнең Лесной балалар бакчасыннан ике  бала катнашты. Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” һәм “Җырларым” шигырен алар бик сәнгатьле итеп сөйләделәр. Балаларга алга таба да зур уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз!

21 ноябрь көнне  Теләче мәктәбе  базаында Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештырды. Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. Конкурста Баландыш төп мәктәбенең укучылары да катнашты.

Бу көнне Теләче 3нче балалар бакчасы педагоглары Мубаракова Д.М., Сафина Е.К., Мухаметзянова А.А., Үзәкр балалар бакчасы тәрбиячесе Дмитриева Н.В., Шәтке балалар бакчасы тәрбиячесе Рахимова Л.Н. ачык шөгыльләр үткәрделәр. Алар, район мәгариф бүлеге белгечләреннән торган, жюри әгъзалары алдында һөнәри осталыкларын, төрле яшьтәге балалар аудиториясе белән эшли белүләрен күрсәттеләр.

Шушы кичәдә китап  укучы әниләр  язучы Галимуллина Г.  белән очрашты. Очрашуга  3нче номерлы балалар бакчасы  мөдире Габдулхакова Г.В. да чакырылды. Гүзәл хатын-кызларга багышлап шигырьләр укылды,җырлар җырланды.

Коцертта сәнгат мәктәбенең торле тармакларына йорүче балалар үз һөнәрләрен курсәтте. Алар  әниләр каршында җырлап, шигырләр сөйләп, фортепиано, баян уен коралларында әсәрләр уйнадылар. Әниләр, әбиләр һәм килгән кунаклар балаларның чыгышларыннан канәгать калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International