ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

8 октябрь көнне район балалар  ижат йорты  базасында Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Юл куркынычсызлыгы әлифбасы» исемле шигырьләр һәм җырлар конкурсы булып узды . Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы 11-14 яшьлек укучылар  арасында 2 урынны яулады. Җитәкчесе  Сафина А. Э. Шул ук конкурста 7 нче класс укучысы Саруханян М. 3 нче урынны, ә 5 нче класс укучысы Гыйлаҗиева М. грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе Мөбәрәкшина Ф.Г. Котлыйбыз!

Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр (Рәшит Гаффар улы Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Яңил авылында туа. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясенә 75 яшь тула.

Укытучылар көне безнең һәрберебезгә кагыла: чөнки без барыбыз да кайчандыр мәктәпкә йөрдек, белем алдык һәм тормышның акыллы фәннәрен үзләштердек. Һәм безне бу белем дөньясына махсус кеше - укытучы алып барды!

5 октябрь көнне Казаклар авылы клубында китапханә белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан “Җиһан нуры артып китәр кебек, өлкән затларыбыз елмайса” дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәгә килүчеләрне милли табын, кайнар самовар чәйләре белән каршы алдык. Кичә башында авыл җирлеге башлыгы И.Г. Загидуллин өлкәннәрне котлап, аларга бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләде. Мәдәният йортында оештырылган ял концерты дәртле биюләр, котлау сүзләре һәм матур җырлар белән өлкәннәребезнең күнелләре тагын да күтәрелде. Бу очрашу барыбызның да күңелләренә җылы һәм якты хатирә булып кереп калды.

Бу юлы да берләшмәгә йөрүчеләр, ветераннар советы, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә мобилизацияләнгән ир-егетләргә өй токмачы кисүне оештырдык. Барлыгы 100 йомыркадан камыр әзерләп, токмач киселде. Өй токмачы - борынгы ризык, аны татыган һәркем кабатланмас тәмен онытмый.

Урып-җыю чорында азык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге авыл хуҗалыгы оешмалары кырларына эшне тикшереп тору өчен даими рәвештә чыгалар.

Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы да читтә калмады. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм «Алдынгылар хәрәкәте» буенча пилот балалар бакчаларына кергән мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән бергә Гаилә елына багышланган матур чыгыш ясадылар.  Хөрмәтле укытучылар, сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз, уңышлар телибез!

Теләче җирлекара китапханәсе китапханәчесе Имамиева Д.М.  китаплар, газета – журналлар укырга теләге булып та, китапханәгә килә алмаган өлкән буын китап укучыларыбызның  өйләренә барып китаплар биреп кайтты. Китап укучыларыбыз әлеге хезмәт өчен китапханәчеләребезгә бик рәхмәтле.

Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Көз патшабикәсе - кабак” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бәйрәм барышында китапханәче кабакның килеп чыгышы, файдалы үзлекләре турында сөйләде. Бәйрәмебез кунаклары кабактан әзерләнгән төрле ризык рецептлары белән уртаклаштылар. Әлеге кичәбездә төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, табышмакларга җаваплар табылды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Бу көнне, традиция буенча, мәдәният учакларында төрле чаралар уздырыла.  Шул уңайдан 1 октябрь көнне Олы Мишә авыл җирлеге белән берлектә  мәдәният йортында мул табыннар артында бик матур чара үткәрелде. Әлеге аудитория өчен мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе һәм урта мәктәп коллективы тарафыннан үзешчән сәнгать номерлары әзерләнде, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады. Нәниләребезнең бию коллективы, укучыларның  чыгышы бәйрәмне тулыландырды.   Җитәкчеләребез изге теләкләрен җиткерделәр.          


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International