Көзге календарьда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулган, рәхмәт сүзләре әйтәсе, кешеләргә аеруча игътибарлы буласы килүче гадәти булмаган дата бар. Бу- өлкәннәр көне. Баландыш төп мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы озак еллар мәктәптә эшләгән ветеран укытучыларны, хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады. Укучылар үзләренең концерт номерлары белән өлкән буынга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Баландыш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан “Тормыш көзенең җылысы” дигән бәйрәм чарасы оештырылды. Очрашуга килгән кунаклар чәй өстәле артында борчу-мәшәкатьләрдән арынып, бер-берсе белән аралашты, матур җырлар тыңлап ял итте. Чара котлаулар, күңелдә уелып калган кызыклы хәлләр, хатирәләр белән үрелеп барды.
2 октябрь көнне балаларның китапханә турындагы белемнәрен тулыландыру максатында «Аленушка» балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Китап балаларны кунакка чакыра» дигән экскурсия үткәрелде.
1 октябрь – Өлкәннәр көне. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Өлкәннәр көне датасы өлкән буын кешеләренә гомер юллары турында хәтерләтү түгел, әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, барлык өлкән буын кешеләренә туган илебезнең үсешенә керткән өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә яхшы мөмкинлек.
1 октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне бөтен җирдә икенче көзге айның беренче көнендә - 1 октябрьдә билгеләнә. Шуңа күрә, олы буынга көзге сезонның иң чорында махсус көн бүлеп бирергә карар ителә. “Хатын – кыз гүзәллек алиһәсе” темасына оештырылган китап күргәзмәсе өлкән яшьтәге кешеләрнең үзләренә дә һәм алар турында күбрәк белергә теләүчеләргә дә кызыклы булачак. Шулай ук аларга Алан авыл җирлеге башлыгы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Биредә зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркемгә йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре, музыка җитәкчеләре, бакчада эшләп чыккан ветеран хезмәткәрләргә һәм үзләренең әби-бабаларына бәйрәм чарасы әзерләделәр. Бу көнне биредә өлкән буын яңа буын белән очрашты. Балалар үзләренең кадерле әби-бабаларына бакчада өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр, бәйрәм чарасы бик күңелле узды.
30 сентябрьдә безнең илдә яңа истәлекле дата – Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясе белән берләшү көне билгеләп үтелә.
Укучыларга китапның барлыкка килү тарихы турында кыскача мәгълүмат тәкъдим ителде. Китап безнең кулга эләккәнче бик озын һәм бик катлаулы юл үтә. Бүгенге көндә китапларның бик күп төрләре бар. Димәк, китапны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Китап яши, яшиячәк. Китапсыз халык-тарихсыз халык.
Тамбур тәрҗемәдә чигү, рәсем тутыру өчен кулланыла торган чылбырны тегүне аңлата. Бу борынгы һөнәр күп халыкларда һәм милләтләрдә бар. Җепләрнең якты төсләре, буыннан-буынга тапшырыла торган орнаментлар, искиткеч эш техникасы ягымлылык һәм соклану уята.