Шул уңайдан, 2 октябрь көнне Максабаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә озак еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан, тыл һәм хезмәт ветераны Шамсутдинова Шәмсенур апаны бәйрәм белән котладылар.
Әлеге уңайдан 2 октябрь көнне Максабаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә озак еллар мәдэният өлкәсендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан , тыл һәм хезмәт ветераны Шамсутдинова Шәмсенур апаны бәйрәм белән котладылар.
Бу бәйрәм олы буынга чын йөрәктән хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт сүзе әйтер өчен зур мөмкинлек булып тора. Шул унайдан Максабаш авылы мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара үтте.
Э уз кулыбыз белэн булэк ясап бирсэк аларны хормэт итуебез тагын да ныграк анлашыла. Шул максат белэн Максабаш авылы мэдэният йортынын «Оста куллар» берлэшмэсенэ йоруче укучылар бэйрэм унаеннан уз куллары белэн эби-бабайларына булэк ясадылар.
Закон, который ввёл уведомительный порядок при строительстве и реконструкции садовых и индивидуальных жилых домов, вступил в силу в августе этого года. Напомним, что в соответствии с ним необходимо уведомить власти о начале, окончании строительства дачного дома, его реконструкции. Уведомление также заменило разрешение на строительство для индивидуальных жилых домов.
Музыка җитәкчесе Сафина Р.К. һәм тәрбияче Замалиева Г.Г. оештырган бу чарага әзерлек эшләре бер ай алдан башланды. Балалар күп кенә сүзләр истә калдырдылар, шигырьләр ятладылар, биергә, җырларга өйрәнделәр.
Әлеге тамашада балалар кызыксынып, мавыгып, ә иң мөһиме, теләп катнаштылар.
Чара әби-бабайларның күңеленә дә хуш килде, үз оныкларына карата соклану, алар белән горурлану хисе уятты.
Бар катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Р. Ш. Мөхәммәтшин котлады. Бәйрәм программасы 3 өлештән тора иде: кереш, котлау һәм күңел ачу.Чара чәй өстәле артында күңелле сөйләшү белән тәмамланды.
Бу көн-зирәк, хөрмәткә лаек, еллар буена чыдам һәм чыдамлылыкта сыналган – зур хәрефләр белән язылырга тиешле кешеләргә багышланган.
Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм! Әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, якын-тирәдәгеләрне кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга рәхәтләнеп ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 30 сентябрь көнне Айдар мәдәният йортында "Бик бәхетле булсын сезнең гомерләрнең чуагы» дип аталган бәйрәм булып узды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунакларны җырлар, шигырьләр, белән сөендерде. Яшь артистларның барысына да күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләделәр. Балалар чыгышы бик күңелле булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында җылы сүзләр, котлаулар һәм җырлар яңгырады. Бәйрәмнең дәвамы булып авыл җирлеге, китапханә белән берлектә әзерләнгән чәй эчертү каралды, анда кешеләр күңелле аралаштылар, үзләренең яшь елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар.
2 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбенең аттестация бирүче укытучылары педагогик осталык атналыгы кысаларында ачык дәресләр күрсәттеләр. Ачык дәресләр район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре карадылар. Укытучылар дәресләрне югары дәрәҗәдә үткәрелделәр.
Узган атнада Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре педагогик осталык атналыгы кысаларында район мәгариф бүлеге методистлары өчен ачык шөгыльләр күрсәттеләр, шулай ук методистлар аттестация узучы педагогларның портфолиоларын карап, әңгәмә уздырдылар. Бакча педагоглары шөгыльләрне югары дәрәҗәдә оештыруда, яңа методик алымнар куллануда һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.