ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше - авыруларны профилактикалау һәм сәламәтлекне ныгыту максаты белән аерым кешенең яшәү рәвеше. Сәламәт яшәү рәвеше-ул тиешле туклану, физик әзерлек, рухи кәеф һәм начар гадәтләрдән баш тарту ярдәмендә сәламәтлекне яхшыртуга һәм саклауга юнәлдерелгән кеше тормышы концепциясе. Хәзерге заман кешесенең сәламәтлек торышы күрсәткечләренең түбәнәюенә бәйле рәвештә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, сәламәтлек дәрәҗәсен күтәрүдә шәхси активлыкны аңларга кирәк. Ачы авылы китапханәсендә "сәламәтлек турында китаплар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, яңа күргәзмә буенча күзәтү һәм әңгәмә оештырылды.

Олы Мәтәскә авылында “Гомер бит ул бер генә” дигән исем белән шул көнне Олылар көне билгеләнеп үтте. Бәйрәмгә, чакыру открыткасы белән, барлык олылар да чакырылды. Көн матур аяз иде. Бәйрәмчә киенеп апа-абыйлар мәдәният йортына агылдылар. Алар мул табын артында укучыларның концерт номерларын карап үзләренчә ял иттеләр.  Шулай ук үзләре дә бик актив катнаштылар. Олыларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе, мәктәп директоры котладылар.  Алар, үзләренә шундый хөрмәт, ихтирам булганга сөенеп күңелләре булып таралыштылар.

Өлкәннәребез үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр. Бәйрәмебез кунакларына иң изге теләкләр теләнде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Россия Федерациясендә 1992 елдан  билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне-бәйрәм генә түгел, ә өлкәннәр өчен бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә. Әлеге матур традициягә әверелгән бәйрәмгә багышлап Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты авыл җирлеге белән берлектә“Бик бәхетле булсын сезнең гомерләрнең чуагы” дип исемләнгән  күркәм чара уздырды. Мөхтәрәм һәм хөрмәтле өлкәннәрне котлап бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш. ачып җибәрде. Өлкәннәр өчен җылы ризык әзерләнде.  «Онтылмас мизгелләрдән тора сезнең гомерләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе китап укучы өлкән буынга тәкъдим ителде. Алар бер-берсе белән күрешеп, очрашып ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткереп чарадан күтәренке кәефтә таралыштылар.

Өлкәннәр көне- иң мәрхәмәтле бәйрәм.  Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган чаралар  29 сентябрь көнне үткәрелде. Бәйрәм ветеран укытучыбыз Нигъмәтҗанова Гамбәрия Нуриевнаның 70 яшьлек юбилее белән туры килде. Татаналы чарага Гамбәрия Нуриевнаның укучылары, аны хөрмәт иткән авылдашлар килгән иде. Ветераныбыз үз адресына бик җылы котлау сүзләре кабул иттте.

29 сентябрь көнне Шәтке мәдәният йортында, Шәтке авыл җирлеге Советы, спонсорлар, ҖЧҖ “Агролак” ширкәте, мәдәният хезмәткәрләре һәм Шәтке урта мәктәбе өлкән буын кешеләре өчен “Сезнең эшләр, сезнең акыл көче, мәңгелеккә җирдә калачак” дигән исем астында зур бәйрәм чарасы оештырды. Бәйрәм кичәсендә катнашкан өлкән кешеләребез кайнар чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз иттеләр. Авыл үзешчәннәренең тематик концертын карадылар һәм үзләре дә бик теләп чыгыш ясадылар.

Ул һәр даими китапларны яратып укып баручы Елезарова Мария апа. Узенең сәламәтлеге бик нык булмасада , ул шушы 3 кварталның иң күп китап укучысы. Һәм китапханәче аның хәлен белергә барып,тагын китаплар алып килде.

1 нче октябрь көнне Олы Мишә мәдәният йортында Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үтте.  Бу кичәдә Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да үзләренең әбиләренә, дәү әниләренә  иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм белән котлап, открыткалар бүләк иттеләр. Әдәби монтаж аша өлкәннәребезгә изге теләкләрен теләделәр.

Чираттагы китапханә гәҗитенең 2018 нче елда 9 нчы саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

Китапханәче Гильмутдинова Р. “Тәмле сүз” китабы белән таныштырып, шигырьләр, хикәяләр аша әдәплелек, шәфкатьлелек турында сөйләп үтте. Балаларга дәрестә, урамда, өстәл янында, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен аңлатты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International