28 сентябрь көнне балаларны милли йолаларыбыз, гореф гадәтләребез белән таныштыру максатыннан “Борынгы йолаларның яшьлеге” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада катнашучылар өчен буклетлар әзерләнде. Буклетлар китап укучыларны милли йолаларыбыз, гореф гадәтләребез белән таныштыра.
Алар мәдәният өлкәсендә эшләгән өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар һәм пакет белән күчтәнәчләр тапшырдылар.
Көзнең явымлы, салкынча көннәре башлану белән тын юллары авырулары, төчкерүче-йөткерүчеләр саны арта, грипп баш калкыта. Грипп социаль әһәмияте ягыннан йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Ә йогышлы авырулар төрле катлаулануларга, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация үткәрүгә зур игътибар бирелә. Бу турыда авыл фельдшеры Галявиева Р. ата-аналарга тулы мәгълүмат бирде һәм прививка ясатуның мөһимлеге турында искәртте.
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.
Ярышта республикабызның 28 районыннан 424 кә якын спортсмен катнашты. Өстәмә белем бирү укытучысы Заббаров А.Ф. җитәкчелегендә әлеге ярышта 7 укучы катнашты.
Барлыгы 11 команда катнашкан әлеге ярышларда “Теләче” балалар спорт мәктәбеннән Теләче, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызларыннан торган ике команда катнашты. Тренер-укытучылары: Зәкиев Ә.Х., Габделхәев Р.Х., Шәяхмәтов Ш.А.
Шул уңайдан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның әби-бабайлары чакырылган иде. Әлегедәй матур очрашу бакчабызда һәр елны үткәрелеп килә. Бәйрәмгә килгән әби-бабайларга зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шигырьләр , матур-матур җырлар, күңелле биюләр әзерләгәннәр иде. Берсеннән – берсе матур итеп киенгән балаларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар, яратып һәм сокланып карадылар өлкәннәр. Җыр-биюләрдән соң, әби-бабайлар чәй табынына уздылар. Кадерле кешеләребез- әби,бабай, дәү әни, дәү әтиләребез яшь буынга үзләренең зирәк киңәшләрен биреп, балалары, оныклары янәшәсендә озак гомер кичерсеннәр. Өлкәннәргә бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрвакытта да якыннары тарафыннан игътибар һәм хөрмәт күрсәтелсен иде дигән теләктә калабыз.