Барлыгы 32 команда, 300 спортчы катанашкан әлеге ярышларда тренер Сафин А.З., команда вәкиле Гыйниятуллин И.С. җитәкчелегендә «Теләче» балалар спорт мәктәбе командасы да булып, 4 урын алып кайтты.
Әлеге чарада Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты директоры Хузин Р.В. та катнашты.
Бәйрәмгә авылыбызның өлкән яшьтәге әби-бабайлары чакырылды. Бәйрәм кичәсен авылыбызның җирле үзидарә башлыгы Р.Ш. Мухаметшин котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Чыгыштан сон өлкәннәребез хөрмәтенә концерт куелды һәм юбиляр әбиләребезне котлап бүләкләр тапшырылды. Җырчыларыбыз һәм “Сәйлән” бию төркеме яшьләре чыгышлары тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде һәм көчле алкышларга күмелде. Өлкәннәребез үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар.
Бу очрашу балаларның буш вакытлырын хәрәкәттә, сәламәтлек өчен файдалы шөгыл белән һәм мәдәният йортына тарту чарасы буларак даими оештырыла.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә бер ай дәвамында «Китапка икенче тормыш» акциясе барды. Укучылар китапханәдә китаплар төпләделәр, картотеканы тәртипкә китерделәр, китапханәгә үзләре укыган кызыклы китаплар тапшырдылар. Ин күп китап тапшыручы 7 сыйныф укучылары. Шулай ук акция кысаларында башлангыч сыйныф укучыларын яңа китаплар белән таныштыру, аларга әкиятләр уку да оештырылды.