1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан, 27 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендэ өлкәннәр көненә багышланган әдәби кичә уздырылды.Кичә укучыларның күңелле җырлары, матур биюләре, шигырьләре белән үрелеп барды. Өлкәннәргә укучылар кулы белән эшләнгән стәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә гаилә бәхете, озын гомер телибез.
25 нче сентябрьдә Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этабы башланып китте. Теләче урта гомумбелем мәктәбе укучылары тарих, экономика, математика , информатика, дөнья культурасы, җәмгыять белеме фәннәреннән олимпиада биремнәрен үтәделәр инде. Олимпиадалар дәвам итә. Уңышлар сезгә, балалар!
Дәреснең максаты балаларда аңлы рәвештә һөнәр сайлау, аның тормышта кирәклеген аңлату булды. Дәрес уен формасында булды.
“Педагогик осталык” атналыгының төп максаты тәрбиячеләрнең дәресләрендә булу һәм ачык дәресләр бирү юлы белән һөнәри компетентлыгын карау.
Әлеге чарада башкалабыздан олы кунак -Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Гөбәйдуллин Әгъзәм Самат улы, Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Илдус Фатих улы, районның авыл җирлекләре башлыклары һәм оешма җитәкчеләре дә катнашты.
Очрашу Суслангер поселогында булган 1941-1943 еллар вакыйгасын күңелдә яңарту белән башланып китте. Шулай ук, М. Черепановнын хәбәрсез югалган 77 райондашыбызның исемлеген районга тапшыруы хакында сүз барды. Югалган авыллар исемлеге барланып, әлеге авыллар хакында күбрәк мәгълүмәт туплау бурычы куелды.
Бу кешеләр аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Аларны пенсия белән тәэмин итү, медицина һәм социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү, хокук һәм ташламалар мәсьәләләре борчый. Әмма аларны йорт яны хуҗалыгы, консервацияләү, бәйләү буенча китаплар да кызыксындыра.
Бу максаттан без пенсионерларга өйдә хезмәт күрсәтүгә һәм китап сөючәнлеккә зур игътибар бирәбез. Хезмәт күрсәтү вакытында төрле тематика буенча әңгәмәләр үткәрәбез, китаплар алмашабыз һәм төрле мәсьәләләр буенча кирәкле мәгълүмат бирәбез.
Әстерхан шәһәрендә эшче-һөнәрче гаиләсендә туа. 1928 елда берьюлы кечкенә-кечкенә өч китабы – «Заманасы шундый», «Миңсылу» исемле көлке хикәяләр җыентыклары һәм «Яңа яшьләр» дигән комедиясе дөнья күрә, ә аннан соң «Мансуровлар гаиләсе» драмасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. «Язның беренче көне» (1963), «Яшенле яңгыр» (1966) исемле күләмле повестьларын яза. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Язучы һәм журналист” исемле күргәзмә куелды. Г.Минский – 1955 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.