Балалар чара барышында чәчәкләр турында табышмакларга җавап биргәннәр,чәчәкләр турында җырлар җырлаганнар.
26 нче сентябрьдә Теләче урта мәктәбе укучылары район полиция бүлеге хезмәткәрләре белән очраштылар. Полиция хезмәткәрләре укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, видеороликлар күрсәттеләр. Юлларда бик сак йөрергә кирәклеген искә төшереп торсын өчен, балаларга көндәлекләр дә тапшырдылар. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен һәрчак үтәрбез дип ышандырдылар. Полиция хезмәткәрләре үткәргән бу чара укучыларга бик ошады. Юлларда бик сак булыйк, балалар!
25 нче сентябрьдә Теләче урта мәктәбе укучылары район мәдәният йортында үткән, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт Филармониясе каршында оешкан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концертын карау бәхетенә ирештеләр. Зур концерт балалар күңелендә матур кичерешләр калдырды.
Объявление о приеме документов для участия в конкурсе на замещение вакантной должности Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
27 сентябрь көнне китапханәгә Теләче урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары чакырылды. Биредә «Китаплар дөньясына рәхим итегез», «Яңа китаплар» китап күргәзмәләренә аерым игътибар бирелде. Экскурсия барышында укучыларга: китапханә төшенчәсе, балалар китапханәсендә күпме китап саклануы, аларның нинди тәртиптә урнашуы турында сөйләнде. Китапханәләр тарихы белән таныштырылды. Кәгазь булмаганда кешеләр нәрсәгә язган, әле хәрефләр уйлап табылмаганда нинди язу билгеләре кулланганнар, беренче славян алфавиты кайчан барлыкка килгән, «әлифба» сүзе нәрсәне аңлата, халык ни өчен Кирилл һәм Мефодий исемле миссионерларны изгеләштерә һәм башкалар турында аңлатып үтелде. Ахырдан «Китаплар дөньясына сәяхәт» исемле презентация һәм «Чебурашка мәктәпкә бара» мультипликацион фильмы күрсәтелде.
Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».
Ә бүгенге заман укучысы-барыннан да элек кулланучы.
Нәкъ менә шуңа күрә безнең китапханә кешеләрнең күбесенең компьютер грамотасына ия булуы белән кызыксына. Тыңлаучылар компьютер белән таныша, текстны булдырырга һәм үзгәртергә, папкалар һәм файллар булдырырга һәм сакларга, принтерда бастырырга һәм башка бик күп нәрсәләр өйрәнә. Бу кешеләргә заман белән бергә атлау – Китапханә алдында торган төп бурычларның берсе.
26 сентябрь көнне нәкъ менә шундый дәрес узды. Бу дәрестә без Интернет белән таныштык.
Китапханәче укучыларны терроризмга багышланган күргәзмә белән таныштырганнан соң, куркыныч янаган очракта үз-үзеңне саклау кагыйдәләре белән таныштырды.
Ярышларда барлыгы 6 кызлар, 4 егетләр командасы катнашты.
Китаплар кешене кечкенәдән озата бара башлый. Башта ул әкиятләр, аннары мәктәпкә килгәч, халык авыз иҗаты әсәрләре, балалар әдәбияты классикларының әсәрләре белән даими танышып торалар. Әмма балалар әдәбияты төрле формада булырга мөмкин, элек бу, нигездә, әкиятләр, мәсәлләр булса, хәзер жанр һәм китап төрләре саны шактый киңәйде. Шуның аркасында һәр балага үзенә кызыклы нәрсә таба алу ихтималы артты. Әңгәмә ахырында балалар җәйге каникуллар вакытында укылган китаплар турында фикер алыштылар.