Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И җитәкчелегендә “Адым арты адым” түгәрәге яңа уку елында да эшләвен дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылары оригами техникасы буенча ромашка ясарга өлгерделәр дә инде. Түгәрәккә укучылар бик теләп йөриләр.
19 сентябрь көнне Ачы авыл китапханәсендә язучыларның юбилейлары уңаеннан "айның юбиляр язучылары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә бөек язучылар Лев Николаевич Толстойның әсәрләре җыелган, аңа 190 яшь һәм бөек татар балалар шагыйре, Абдулла Алишның тууына 110 ел тулды. Китап күргәзмәсенә күзәтү һәм язучылар әсәрләре буенча әңгәмә үткәрелде.
14 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә «Культурный дневник школьника» дигән бердәм дәрес һәм кичә үтте. Кичәдә барлык башлыгыч сыйныф укучылары мәдәният көндәлекләре белән бүләкләнделәр.
Катнашу өчен балалар ике командага бүленде. Һәр команданы биш станция көтә иде, аларда аларга спорт әзерлеге генә түгел, әдәби белем дә кирәк иде.
Без «Минем кече Ватаным» IX Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында «крестьян шәҗәрәләре» номинациясендә катнаштык, анда без үзләренең зур һәм тату гаиләсе турында җентекләп сөйләдек. Әлеге конкурста катнашкан өчен без Диплом алдык.
Балалар өйдә нинди яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерүләре турында сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, күңел ачу конкурсларында катнаштылар. Чара татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Балалар өйдә нинди яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерүләре турында сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, күңел ачу конкурсларында катнаштылар. Чара татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Балаларга “Табигатьне саклау – тормышны саклау ул!” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Укучыларга табигатьне саклауның нинди әһәмиятле эш икәне турында сөйләнде. Алар “Экологик сукмак” буйлап атладылар табышмакларга, мәкальләргә, викторина сорауларына җаваплар таптылар.
Ямбулат авылы китапханәсендә күренекле балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Шигъри әкиятләр остасы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Шакурова Г.М. балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Әкиятләре аша автор балаларны табигать һәм тормыш - көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтү, ата - аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.