Яна кайткан китапларга информацияләр бирелде, укылган китаплары алыштырылды.
Зөлфия Камиловна укучыларны гриппның беренче билгеләре һәм аны кисәтү чаралары белән таныштырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әңгәмә ахырында Зөлфия Камиловна халык медицинасы белән таныштырды һәм укучыларга ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.
Аның максаты «терроризм» һәм «террорист» төшенчәләренә билгеләмә бирү, балаларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Әңгәмә барышында укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнде, куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге төшендерелде. Шулай ук дөрес булмаган адым ясауның аяныч нәтиҗәләргә китерүе әдәби геройлар мисалында аңлатылды. Ахырдан шушы темага кагылышлы берничә видеоролик күрсәтелде.
Менә көз дә килеп җитте. Табигатьнең төрле төскә чумган чагы. Көзге темага күпме шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр уйлап чыгарылган.
Бүген без балалар белән прагулка вакытында көз турында әнгәмә үткәрдек, үсемлекләрне һәм агачларны күзәттек. Балалар агачлардагы яфракларны җыйдылар. Балаларга көзге табигатьне күзәтергә бик ошады.
Иң беренче тәрбияче балалар белән экскурсия вакытында үтәлергә тиешле табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Болынга килгәч балалар үләннәрне карадылар, чәчәкләрдән төркем бүлмәсен бизәү өчен бәйләмнәр ясадылар, йорт хайванын күзәттеләр. Экскурсиядән балалар уңай тәэсирләр һәм хис-кичерешләр белән тулып кайттылар.
Без дә көзне яратабыз. Шуңа күрә укучылар өчен «Әдәби көз» исемле китап күргәзмәсе әзерләделәк, анда төрле яшьтәге китап укучылар өчен дә китаплар тәкъдим ителде. Яшь китап укучыларны табигатьтә көзге үзгәрешләр, хайваннар тормышы һәм көзге айлар турында китаплар һәм журналлар көтә. Әдәбият материаллары буенча гербарий төзергә һәм табигый материаллардан эшләнмәләр ясарга өйрәнергә була.
Күргәзмәдә көз турында рус шагыйрьләренең шигырьләре җыентыклары тәкъдим ителгән.